— Закон проекты белән республика бюджеты исәбенә авыл хуҗалыгы производствосына дәүләт ярдәме күрсәтелергә мөмкин булган төп юнәлешләр исемлеген киңәйтү тәкъдим ителә, — диде парламент Рәисе Константин Толкачев. — Аерым алганда, бу исемлеккә яхшыртылган характеристикалары булган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясе җитештерү керәчәк.
Дәүләт ярдәме кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру, хәвеф-хәтәрләрне страховкалау, туфракның уңдырышлылыгын арттыру буенча чаралар үткәрүдә финанс ярдәмен үз эченә ала.
Парламент спикеры сүзләренә караганда, “яхшыртылган характеристикалар” производствода бары тик сыйфатлы чимал һәм “чиста” технологияләр куллануны, ген инженериясе ысулларын куллануны тыюны күз алдында тота. Төргәкләргә дә аерым таләпләр куела: ул кабат эшкәртелә яки биотаркала торган материаллардан эшләнергә тиеш.
— “Чиста” юнәлешне үстерү безгә Башкортстан продукциясенең югары сыйфатына һәм экологик яктан чиста булуына нигезләнгән төбәк брендын формалаштырырга, авыл хуҗалыгы производствосының фундаменталь өстенлекләрен: ген-инженер модификацияләнгән организмнарны куллануны тыю, минераль ашламаларда авыр металларның түбән дәрәҗәсе, һәм башкаларны акчага әйләндерергә ярдәм итәчәк, — диде Константин Толкачев. — Экологиягә юнәлтелгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме безнең киштәләрдәге продукциянең сыйфатын арттыруга ярдәм итәчәк һәм халыкның сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе билгеләп үтүенчә, яхшыртылган характеристикалары булган азык-төлек җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме турындагы нигезләмә 1 мартта үз көченә керә. Шул ук вакытта “Авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм яхшыртылган характеристикалы азык-төлек турында” Федераль закон эшли башлаячак, аның нигезендә мондый продукцияне җитештерү, саклау, ташу һәм сату белән бәйле эшчәнлекнең хокукый нигезләре билгеләнәчәк.