+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 гыйнвар 2022, 14:08

Һөнәри керем күләме 10 тапкыр арткан

Ул 168 миллион сум тәшкил итә.

Һөнәри керем күләме 10 тапкыр артканҺөнәри керем күләме 10 тапкыр арткан
Һөнәри керем күләме 10 тапкыр арткан

Финанс министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елда Башкортстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 168 миллион сум күләмендә профессиональ керемгә салым кергән, бу, 2020 елга караганда, 10 тапкыр күбрәк.

- Һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең берлектәге кереме 10,6 миллиард сум тәшкил итте. 17,2 миллионнан артык чек бирелгән, уртача чек 618 сум тәшкил иткән, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының финанс министры Лира Игътисамова.

Исегезгә төшерәбез, физик берәмлекләрнең эш бирүче булмаган һәм хезмәт килешүләре буенча ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итмәгән эшчәнлектән кереме профессиональ керем буларак карала, шулай ук милектән файдаланудан табыш алмыйлар.

Фото: vk-gazeta.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас