Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты 2021 елда үзәкләштерелгән сатып алулар мониторингына йомгак ясады. Сатып алу процедураларының гомум суммасы 83,7 миллиард сум тәшкил иткән.
— Контракт системасы турында законда үзәкләштерелгән сатып алуларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге каралган. Аларның гомум асылы шунда ки, аерым заказчылар ихтыяҗлары өчен сатып алулар заказчыларның үзләре түгел, ә бер вәкаләтле дәүләт яки муниципаль орган тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мондый сатып алуларның мәгънәсе бюджет акчаларын экономияләүдә яки заказчыларга административ йөкләнешне киметүдә булырга мөмкин, — дип билгеләп үтте комитет рәисе Гөлшат Арсланова.
Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, үзәкләштерелгән сатып алуларның иң зур күләме дәүләт заказчыларына туры килә – 66 процент, яки 55,2 миллиард сум, муниципаль заказчыларга — 34 процент, яки 28,5 миллиард сум.
Фото: pravitelstvorb.ru