Мәгълүм булуынча, «НефАЗ» җәмгыяте үзбушаткыч машиналар һәм пассажирлар транспорты эшләп чыгара.
- Ике ел эчендә предприятиенең табышы 70 процентка артты, быел бу күрсәткечне тагын 11 процентка – 36,7 миллиард сумга кадәр арттыру максатын куябыз, – диде Владимир Курганов. - Безнең автобуслар Русиянең 60 төбәге һәм якын чит ил юлларында йөри.
Нефтекама шәһәренең әйдәүче предприятиесендә 6250 хезмәткәр эшли. Узган елда уртача хезмәт хакы 13,5 процентка арткан. Быел, генеральный директор билгеләп үткәнчә, хезмәт хакын тагын биш процентка арттырырга ниятләгәннәр. Шулай ук предприятие салым түләүләрен ике тапкыр диярлек арттырган.
– "НефАЗ" бик яхшы уңышлар күрсәтә, – диде Радий Хәбиров. - Без Сергей Когогин («КамАЗ» җәмгыяте генеральный директоры) белән Нефтекамада чираттагы очрашу уздырырга һәм предприятиенең алдагы үсеш перспективалары турында фикер алышырга килештек. Шулай ук тармак һәм безнең республика өчен Туймазы автобетоновозлар заводы базасында индустриаль парк булдыру карары зур әһәмияткә ия.
Радий Хәбиров республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка киләсе атнада урта һөнәри уку йортлары директорлары белән киңәшмә үткәрергә кушты. Анда төбәкнең сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары, шул исәптән "НефАЗ" предприятиесе өчен эшче кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Фото: Башкортстан Башлыгы