+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
31 гыйнвар 2022, 17:00

Виртуаль турлар күп мөмкинлекләр ача

Инвесторлар Башкортстанның инвестицион мәйданчыклары белән яңа форматта таныша алачак.

Виртуаль турлар күп мөмкинлекләр ачаВиртуаль турлар күп мөмкинлекләр ача
Виртуаль турлар күп мөмкинлекләр ача

Башкортстанның Үсеш корпорациясендә республиканың инвестицион мәйданчыклары буенча виртуаль турлар эшләнде. Хәзер инвесторлар мәйданчыкларны анда бармыйча да карап чыга алачак. 3D форматындагы күзәтү объектлары андагы инженерлык инфраструктурасы, җир кишәрлекләре һәм аларның чикләрендә урнашкан күчемсез милек характеристикасы турында төп мәгълүматлар белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.

— Хәзерге чынбарлык билгеле бер шартлар тудыра. Эпидемиологик хәл аркасында мондый формат потенциаль инвесторларны мәйданчыклар белән хәвефсез таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек булачак, — дип билгеләде Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. — Виртуаль тур җир участогын тулы күләмдә күрергә, анда бармыйча гына да йөреп чыгарга һәм тәкъдим ителә торган территориядә инвестпроектны гамәлгә ашыру турында карар кабул итәргә ярдәм итәчәк.

Беренче тапкыр виртуаль турлар концепциясе "Халыкара бизнес атнасы-2021" кысаларында тәкъдим ителде. Төбәк җитәкчелеге, шулай ук форумда катнашучылар һәм спикерлар, инвесторның төбәккә керү процессын шактый гадиләштерә алачак яңалыкны югары бәяләделәр. Элегрәк бу хезмәт тест режимында эшләде. Хәзер Үсеш корпорациясе сайтында “Виртуаль турлар” бүлегендә тур узу өчен 29 инвестицион мәйданчык бар һәм аларның саны көн саен тулылана.

Инвестицион мәйданчыкны сайлап алу өчен гаризаны Үсеш корпорациясенең рәсми сайтында "Мәйданнар сайлау" бүлегендә калдыра аласыз: https://kr-rb.ru/services/podbor-ploschadok/

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас