+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 февраль 2022, 08:42

«Русия тимер юллары» - ышанычлы партнер

31 гыйнварда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «РЖД» җәмгыяте филиалының Куйбышев тимер юлы җитәкчелеге белән күчмә киңәшмә үткәрде. Ул төбәк башкаласының тимер юл вокзалы мәйданында узды.

«Русия тимер юллары» - ышанычлы партнер«Русия тимер юллары» - ышанычлы партнер
«Русия тимер юллары» - ышанычлы партнер

Киңәшмә башында республика җитәкчесе Башкортстанда тимер юл транспортының эш күрсәткечләре уңай динамиканы күрсәтә, дип билгеләп үтте.

- Мин саннарны карадым. Соңгы җиде елда шәһәр яны элемтәсендә пассажирлар әйләнешенең мондый артуы күзәтелмәде. Күп очракта бу - хезмәт күрсәтүнең сервисын һәм сыйфатын яхшырту, яңа кирәкле маршрутлар булдыру буенча уртак эшебезнең нәтиҗәсе, - диде Радий Хәбиров. - Уфа - Ырынбур поезды бик популяр булды. Бүген без Приютовога «Көнбатыш экспресс»ны эшләтеп җибәрдек. Тиздән беренче рейска Белоретка кадәр "Көнчыгыш экспресс" китәчәк.

Республика Башлыгы сүзләренә караганда, алда «РЖД» җәмгыяте белән хезмәттәшлектә генә уңышлы хәл итәргә мөмкин булган бурычлар күп. Беренче чиратта, Бу - Уфа тимер юл боҗрасын үстерү буенча зур проектны гамәлгә ашыру. Тимер юллар аркылы чыгу хәвефсезлеген тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр дә игътибар таләп итә.

Куйбышев тимер юлы начальнигы Вячеслав Дмитриев Башкортстан «Русия тимер юллары»ның ышанычлы партнеры булуын билгеләп үтте.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас