Контракт бәясе 4 миллиард сумнан аз гына артык тәшкил итә. Акча республика һәм шәһәр бюджетларыннан биреләчәк.
Контракт буенча эшләрне тәмамлау срогы - 2025 елның 3нче кварталы. Әмма күпер төзүчеләр объектны 2024 елда билгеләп үтеләчәк Уфа шәһәренә нигез салынуның 450 еллыгына тапшыру өчен бөтен көчләрен куячак. Иске күперне капиталь ремонтлау юбилей объектлары исемлегенә керә. Объектта төзелеш-монтаж эшләренә подрядчы быел 1 мартта керешергә планлаштыра.
Башкортстан башкаласында «Уралмостострой» җәмгыяте башкарган эшләрнең күләме соңгы елларда шактый артты. Аерым алганда, 2016 елда – Затон автомобиль күпере, 2019 елда – Тимашево юлүткәргече, үткән елда «Күпер-вставка» һәм Зәки Вәлиди урамы буенча юлүткәргеч файдалануга тапшырылды.
Хәзерге вакытта коллектив тарафыннан Зинино торак пункты янында яңа транспорт чишелеше төзелә. Барлык объектлар да вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп тапшырыла.
Фото: ufacity.info сайтыннан.