- Төбәкләрне яңа инвестиция стандартына кертү һәм аңа туры килүе инвестицион салым чигерүе һәм инвестиция эшчәнлегенә ярдәм итүнең башка чаралары буенча ярдәм алуга юл ачачак. Шул ук вакытта без инвестицияләр җәлеп итүнең гамәлдәге механизмнарын җимерергә чакырмыйбыз. Әмма аларның эшкә сәләтлелеген соңгы бенефициар - инвестор расларга тиеш, - дип белдерде Андрей Белоусов.
- Бүгенге көндә Башкортстанның инвестицион үсеш динамикасы торгызылды. 2020 елда инвестиция активлыгының гомумрусия кимүе фонында без инвестицияләр буенча 5 процент үсеш алдык. Үткән елның 9 ае нәтиҗәләре буенча шулай ук бу уңай трендны саклыйбыз һәм тулаем алганда ел үсешен көтәбез, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, Русия Икътисади үсеш министрлыгы һәм Стратегик балангычлар агентлыгы тарафыннан эшләнгән яңа инвестицион стандарт төбәк өчен реаль инструмент һәм инвестицион потенциалны үстерү буенча мөһим ярдәмче булып тора.
- Башкортстан быел яңа инвестицион проектларга ярдәм күрсәтү системасын кертергә әзер. Бездә стандартны тәшкил итүче күп кенә эшләр буенча уңышлы тәҗрибә бар инде, - дип нәтиҗә ясады Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru