+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 февраль 2022, 13:05

Инвесторлар Башкортстанның үсеш корпорациясе эшен бәяләде

2021 ел дәвамында Башкортстан Республикасын үстерү корпорациясе проектлар идарә тармагы озатуында булган инвесторлар арасында анкеталар үткәрә. Респондентлар тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең сыйфатын дүрт күрсәткеч буенча бәяләделәр: беренчел консультация сыйфаты; алга таба озату сыйфаты; хезмәткәрләрнең квалификация дәрәҗәсе; профильле хезмәтләр күрсәтүнең оперативлыгы. Шулай итеп, дүрт күрсәткеч буенча алар ведомствоның эшен мөмкин булган 5 баллның 4,95 баллына бәяләделәр.

Инвесторлар Башкортстанның үсеш корпорациясе эшен бәяләдеИнвесторлар Башкортстанның үсеш корпорациясе эшен бәяләде
Инвесторлар Башкортстанның үсеш корпорациясе эшен бәяләде

- Үсеш корпорациясе даими рәвештә үз эшен һәм проектларын идарә тармагы озатуында булган инвесторларга һәм Башкортстанны инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәйданчыгы итеп караучыларга карата алымнарын камилләштерә, - дип ассызыклады Башкортстан үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Алга таба безнең төбәктә бизнесны уңайлы алып баруда яңа инструментлар кертү өчен партнерларның шәрехләрен, кисәтүләрен һәм теләк-ниятләрен җентекләп анализлыйбыз.

Анкеталауны Үсеш корпорациясенең рәсми сайтында "Кире элемтә анкетасы" бүлегендә узарга мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас