+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 февраль 2022, 11:13

"Социаль әһәмияткә ия булган барлык йөкләмәләрне тулысынча үтәдек"

2 февральдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә Хөкүмәт утырышы булды. Анда республиканың 2021 елдагы бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды.

"Социаль әһәмияткә ия булган барлык йөкләмәләрне тулысынча үтәдек""Социаль әһәмияткә ия булган барлык йөкләмәләрне тулысынча үтәдек"
"Социаль әһәмияткә ия булган барлык йөкләмәләрне тулысынча үтәдек"
- Коронавирус инфекциясе таралу шартларында Русиянең күпчелек төбәкләре авыр бюджет нәтиҗәләренә юлыкты. 2020 елны без республиканың берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен 12 процентка киметү белән тәмамладык. Узган ел икътисад акрынлап тергезелә башлады һәм 2021 елны без, 2020 ел дәрәҗәсенә карата, 22,6 процентка үсеш белән яптык. Шуңа да карамастан, бюджет үтәлеше шактый киеренке иде, әмма үтәлерлек булды. Узган ел без беренчел һәм социаль әһәмияткә ия булган барлык йөкләмәләрне тулысынча үти алдык, ‒ диде Андрей Назаров.

Утырыш барышында Башкортстан финанс министрының беренче урынбасары Наталья Калугина 2021 елда республика бюджетын үтәү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

- Керемнәр буенча республика бюджеты 246 миллиард сум күләмендә үтәлгән, 2020 елга карата үсеш 26 миллиард сум, – дип хәбәр итте Наталья Калугина.

Салым һәм салым булмаган керемнәр 158 миллиард сум күләмендә кергән, 2020 ел дәрәҗәсенә карата 1,3 тапкыр үсеш белән.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас