

Быел мунча, теплица, бәдрәф һәм абзарларга яңа салымнар гамәлгә керә башлады.
Хәзер, Русия Салым кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң, мунча, теплица һәм абзарлар рәвешендәге корылмалар тулы салым салу объектлары дип таныла. Ягъни хәзер алар - торак йорт белән беррәттән, салым салынырга тиешле күчемсез милек объектлары. Бу 2016 елда ук Салым кодексына үзгәрешләр кертелгәч булырга тиеш иде, әмма 2022 елга кадәр салым органнары салым контроле белән пауза алды.
Моңа бәйле рәвештә Федераль салым хезмәте 2021 ел ахырында теплицаларга, каралты-кураларга һәм мунчаларга 2022 елның 1 гыйнварыннан салым салына башлануы турында үз аңлатмаларын бирде.
Әлегә салым салынучы объектларга ия булу турында мәгълүмат бирү гариза тапшыру төрендә. Ләкин әгәр гражданнар аның участогында шундый объект барлыгын яшерсә һәм аның өчен салым түләмәсә, ФНС гражданның күчемсез милегенә бәйсез бәяләү уздырачак, ә аны үткәрү нәтиҗәсендә торак булмаган төзелешләргә салым буенча югары ставка билгеләнәчәк. Бу - дәүләттән салым яшергән өчен административ җаваплылык.
Сүз уңаеннан, җир кишәрлегендә вакытлы корылма, яки үз белдеге белән төзелгән төзелеш объекты урнашса, бу очракта дәүләт тарафыннан теркәлмәгән объектка ия булган өчен салым алынмаячак. Әмма шуны да истә тотарга кирәк: теркәлмәгән теләсә нинди күчемсез милекнең үз проблемалары бар - мондый төзелешне мирас итеп калдырып, бүләк итеп яисә сатып булмаячак.
Фото: gorod342.ru