+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
7 февраль 2022, 14:50
"Аркада" берләшмәсе өчен вакансияләр ярминкәсе уза
2022 елның 8 февралендә Көньяк-көнчыгыш районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә (Стәрлетамак шәһәре, Карл Маркс урамы, 101нче йорт) күптән түгел «Алга» махсус икътисади зонасында тегү производствосын ачкан «Эш киеме комбинаты» эре холдингына керүче «Аркада» җитештерү берләшмәсе өчен районара вакансияләр һәм уку урыннары онлайн-ярминкәсе узачак.
"Аркада" берләшмәсе өчен вакансияләр ярминкәсе уза
Вакансияләр ярминкәсенә Стәрлетамак, Салават, Ишембай, Авыргазы, Әлшәй, Гафури, Стәрлетамак һәм Стәрлебаш районнарының эшсез һәм эш эзләүче гражданнары чакырыла. Шулай ук, «Тегү җиһазлары операторы» һөнәре буенча бушлай уку узарга теләүчеләр әлеге предприятиегә эшкә урнашу белән таныша алалар.
Бу шәһәр һәм районнарда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен Стәрлетамакка килергә кирәкми, чөнки яшәү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә видеотрансляция каралган, аның барышында укыту һәм эшкә урнаштыру буенча кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин булачак.
Ярминкә 10.00 сәгатьтә башлана.
Фото:
https://vgr.by
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"