- 2021 ел өчен мәгълүматлар килде, һәм алар бик шатландырды. Сәнәгать җитештерүе индексы 107,5 процент тәшкил итте, бу - соңгы унъеллыкта иң яхшы күрсәткеч. Коронавирус инфекциясе, даими локдауннар шартларында да шундый яхшы күрсәткеч. Безнең сәнәгать бик югары чыдамлылык күрсәтә, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, узган ел йомгаклары буенча республикада сәнәгать җитештерүе индексы Русиянең уртача күрсәткеченнән 2,2 процентка югарырак, дип ассызыклады.
Югары үсеш темпын түбәндәге җитештерүләр күрсәтте:
* Металлургия;
* Автотранспорт чаралары;
* Тире-күн эшләнмәләр;
* Электр җиһазлары;
* Кәгазь җитештерү;
* Дарулар.
Төбәктә мондый югары күрсәткечләргә ярдәм чаралары исәенә ирешергә мөмкин булды. Республиканың Сәнәгатьне үстерү фонды үткән елда 36 инвестиция проектын хуплаган. Инвестицияләрнең гомум күләме 9,4 миллиард сум тәшкил иткән, шуның 4,66 миллиард сумы федераль фондтан бүлеп бирелгән.
Фото: Горобзор.ру сайтыннан.