Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, экспорт потенциалын үстерү эше төбәкнең икътисади сәясәтенең мөстәкыйль юнәлеше буларак гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә Башкортстан тышкы икътисади эшчәнлектә аеруча актив катнашучылар арасына керә.
- Безнең сәүдә партнерлары - дөньяның 100дән артык иле, - диде республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры. - 2021 ел нәтиҗәләре буенча без Русия төбәкләре арасында лидерлар исемлегенә кердек, - дип ассызыклады ул.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика экспорт буенча бик яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Төбәк җитәкчесе фикеренчә, тышкы элемтәләрне үстерү мөһим. Якын киләчәктә - Казахстанга җавап сәфәре — Башкортстан делегациясенең Казахстанга баруы 21-31 март көннәрендә планлаштырыла.
- Әйдәгез, Казахстанга җавап сәфәренә әзерләник, чөнки анда перспективалар зур. Мин моңа тулысынча ышанам. Бу вакытка "юл картасын" әзерләргә кирәк", - диде Радий Хәбиров.
Фото: Башинформ