+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 февраль 2022, 14:45

Дәүләт милке бизнеска тапшырыла

Башкортстанда бизнеска тапшыру өчен билгеләнгән дәүләт милке күләмен 10 процентка арттыру планлаштырыла.

Дәүләт милке бизнеска тапшырылаДәүләт милке бизнеска тапшырыла
Дәүләт милке бизнеска тапшырыла
Башкортстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы өченче затларның хокукларыннан азат булган республика дәүләт милкенең махсус исемлеген формалаштыра.

– Хәзерге вакытта Исемлеккә дәүләт торак булмаган фондның 59 объекты һәм 40 җир участогы кертелгән. Быел әлеге исемлекне 10 процентка арттыру планлаштырыла, - дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская. – Әлеге мәйданнар кече һәм урта бизнес субъектларына, шул исәптән ташламалы тәртип кулланып, файдалануга тапшырылырга мөмкин.

Ташламалы тәртип түбәндәгеләрне күздә тота:

- аренданың беренче елында - 40% күләмендә,
- аренданың икенче елында - 60 %,
- аренданың өченче елында еллык аренда түләвенең 80 проценты.

Исемлек ел саен актуальләштерелә. Аны https://mzio.bashkortostan.ru/documents/active/396837/ сылтамасы буенча табарга була.

Фото: buhconsul.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас