+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 февраль 2022, 16:47

"Безнең барлык күрсәткечләр дә үсеш алды..."

Башкортстанда 2021 ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы 107,5 процентка җитте. Икътисади эшчәнлекнең 29 сәнәгать төреннән 21е җитештерү күләмнәре үсешен тәэмин итте. Узган ун ел эчендә сәнәгать җитештерүе индексы беркайчан да мондый югары үсешкә ирешмәде. Бу республиканың шушы юнәлештә нәтиҗәле эшләвен раслый, дип белдерде "Вести. Интервью" программасына биргән интервьюсында Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

"Безнең барлык күрсәткечләр дә үсеш алды...""Безнең барлык күрсәткечләр дә үсеш алды..."
"Безнең барлык күрсәткечләр дә үсеш алды..."
- Сәнәгать республика икътисадының нигезе булып тора. Без республикада сәнәгать сәясәтен нәтиҗәле гамәлгә ашыру исәбенә югары күрсәткечләргә ирештек. Ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүенең барлык дүрт секторының да уңай динамикасын билгеләп үтәргә кирәк: файдалы казылмалар чыгару – 100,5, эшкәртү производстволары – 108,3, энергетика секторы – 106,7, су белән тәэмин итү, кулланылган суларны агызу, калдыкларны җыю һәм утильләштерү, пычратуларны бетерү – 122,3 процент, – дип билгеләп үтте министр Александр Шельдяев.

Үсеш темплары аеруча зур булган тармаклар: медицина максатларында кулланыла торган дару чаралары һәм материаллар җитештерү - 2,4 тапкыр, кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләр җитештерү - 2,3 тапкыр, мебель җитештерү - 1,7 тапкыр арткан.

Әзер металл эшләнмәләр, машиналар һәм җиһазлардан тыш - 147,8, электр җиһазлары - 139,8, тире-күн әйберләре җитештерү 129,3 процентка арткан, автотранспорт чаралары, тагылмалар һәм ярымприцеплар җитештерүдә дә уңай динамика күзәтелә.

Башкортстанда предприятиеләр белән турыдан-туры бәйләнеш булдырылган. Предприятиеләрдә «Сәнәгать сәгате» форматында даими нигездә эш киңәшмәләре үткәрү тәҗрибәсе кертелгән.

– Бу безнең команданың эшен күрсәтә, безнең булган блоклар, күрсәткечләр исәпкә алынды. Инфраструктура, индустриаль парклар, технопарклар, Сәнәгатьне үстерү фонды эше, кадрларны укыту - болар барысы да үсеш алды, - диде Александр Шельдяев үзенең интервьюсында.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас