+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
10 февраль 2022, 11:35
Сакмар буенда инвестицион мәйданчык бар!
Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясендә инвесторларга буш инвестицион мәйданчыклар реестрыннан чираттагы инвестицион мәйданчыкны тәкъдим иттеләр. Гомум мәйданы 5 гектар булган территория Хәйбулла районының Янтеш авылы янында урнашкан һәм туристик объектлар урнаштыру өчен билгеләнгән.
Сакмар буенда инвестицион мәйданчык бар!
- Туристлык юнәлешен үстерүче инвесторларга сезон башына объектлар файдалануга тапшырылсын өчен туры килә торган мәйданчыкны хәзер үк сайлау турында кайгыртырга кирәк, - дип ассызыклады Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Тәкъдим ителә торган инвестицион мәйданчыкта үзенең инвестицион проектын тормышка ашыру белән кызыксынган инициаторга Үсеш корпорациясе белгечләре төрле яклап консультация һәм оештыру ярдәме күрсәтәчәк.
Мәйдан Сакмар елгасы ярында урнашкан - туристлар арасында йөзү өчен иң популяр елгаларның берсе. Сакмар ике төбәк территориясе буенча уза: Башкортстан Республикасы һәм Ырынбур өлкәсе, шуңа күрә бу җир берьюлы ике төбәк халкы һәм кунаклары өчен кызыклы. Моннан тыш, тәкъдим ителә торган инвестиция мәйданыннан ерак түгел федераль әһәмияттәге «Шайран-Тау» табигать тыюлыгы урнашкан.
Тәкъдим ителүче территория якындагы муниципаль берәмлектән 5,3 километрда урнашкан, асфальт һәм грунт юллар белән тәэмин ителгән. Мәйданчыкта энергия белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру мөмкинлеге, шулай ук кәрәзле элемтә дә бар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бүген Башкортстан Үсеш корпорациясе белгечләре мең ярымга якын инвестицион мәйданчыкны анализлаган, барлык кирәкле характеристикалар кертелгән меңнән артык мәйданчык паспортларын формалаштырган. Шулай ук ведомство тарафыннан яңа инструмент - инвестицион мәйданчыклар буенча виртуаль тур үткәрелә, ул җир участогы һәм аның төп характеристикалары белән урыннарга бармыйча гына танышырга мөмкинлек бирә.
Буш инвестицион мәйданчыклар турында тулырак мәгълүматны Үсеш корпорациясе сайтындагы «Мәйданчыкларны сайлау» бүлегендә белергә мөмкин.
Фото:
https://pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"