+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 февраль 2022, 15:15

Газ кертү өчен документларны Күпфункцияле үзәккә дә тапшырып була

Ел башыннан Башкортстанның Күпфункцияле үзәкләре офислары аша җир кишәрлеге чикләренә кадәр газификацияләүгә 340 гариза бирелгән.

Газ кертү өчен документларны Күпфункцияле үзәккә дә тапшырып булаГаз кертү өчен документларны Күпфункцияле үзәккә дә тапшырып була
Газ кертү өчен документларны Күпфункцияле үзәккә дә тапшырып була


"Республикада яшәүчеләр уңайлыгы өчен газ бүлү челтәрләренә тоташуга гаризаларны Күпфункцияле үзәкнең барлык офисларында да минималь документлар пакеты белән тапшырырга мөмкин. Газны җир кишәрлеге чикләренә кадәр сузу бушлай", - дип шәрехләде Башкортстан Күпфункцияле үзәге директоры Наталья Куприянова.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Башкортстан Күпфунцияле үзәк офисларында 2021 елның августыннан эшли башлады. Хезмәт күрсәтә башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр Күпфункцияле үзәк офислары аша 1900 гариза бирелгән.

Фото: https://pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас