+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 февраль 2022, 14:30

"Росреестр" дәресләргә чакыра

Башкортстан "Росреестр"ы бизнес вәкилләрен электрон хезмәт күрсәтүләргә өйрәнүдә катнашырга чакыра.

"Росреестр" дәресләргә чакыра"Росреестр" дәресләргә чакыра
"Росреестр" дәресләргә чакыра


Башкортстан "Росреестр"ы төбәкнең кече һәм урта бизнес вәкилләрен күчемсез милекне электрон теркәү һәм кадастр исәбенә алу нигезләренә өйрәтүдә катнашырга чакыра.
Дәресләрдә белгечләр "Росреестр"ның электрон хезмәтләреннән ничек тиз, хәвефсез һәм артык чыгымнарсыз файдалану турында сөйләячәкләр, электрон хезмәтләр алу инструкциясе белән мастер-класслар үтәчәк.
- Хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар тапшыруның электрон ысулы кайбер өстенлекләргә ия, бу, беренче чиратта - срокларны 9 эш көне урынына 2-3 эш көненә кадәр кыскарту. "Росреестр" порталын атнага 7 көн тәүлек буе карарга була. Электрон документларны теләсә кайсы уңайлы вакытта һәм күләмдә тапшырырга мөмкин. Бу бизнесның җитештерү чыгымнарын киметә, - дип аңлатты Башкортстан буенча "Росреестр" җитәкчесе Петр Клец.
Идарә белгечләре семинарларда катнашучыларга электрон рәвештә хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен гаризалар биргәндә озата барачак һәм оператив консультация бирәчәк.

Кече һәм урта бизнес вәкилләре семинарларда катнашу өчен гаризаны (347) 224-36-29 телефоны буенча, ook4@rosreestr02.ru электрон почта, Telegram, "Росреестр" Идарәсенең «бизнеска электрон хезмәтләр» каналы аша калдыра ала.
Башкортстан "Росреестр"ы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Денис Мусин сүзләренә караганда, ведомство агымдагы елда юридик берәммлекләргә күрсәтелгән электрон хезмәтләр өлешен арттыруга юнәлтеләчәк, бу конкрет төбәктә исәп-теркәү өлкәсендә инвестицион мохитне яхшырту буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлеген арттыруга юнәлтелгән максатлы модельдә каралган.

Шуны да искәртик: Русия Федерациясе субъектлары арасында Башкортстан күчемсез милеккә хокукларны электрон рәвештә теркәүгә гаризалар саны буенча 8нче урында тора (2020 ел нәтиҗәләре буенча - 9нчы урын). Агымдагы елда мондый электрон мөрәҗәгатьләр саны, 2020 ел белән чагыштырганда, 55 процентка артты, барлык бирелгән гаризаларның гомум күләмендә аларга 42 процент туры килә.

Фото:https://pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас