Онлайн-дашборд - аналитик корал, ул төп мәгълүматларны график рәвештә карау мөмкинлеге бирә. АТМО системасында уза торган кече сатып алулар турында мәгълүмат реаль вакыт режимында яңартылыр дип планлаштырыла. Мониторинг панельләре бер үк вакытта берничә мәгълүмат җыелмасын анализларга яки чагыштырырга кирәк булганда аеруча файдалы, - диде дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.
Киңәшмә кысаларында аерым исәп һәм инфографика рәвешендә белешмәләр бирү өчен кирәкле параметрларны сайлау, шулай ук дашбордны визуаль рәсмиләштерү белән бәйле мәсьәләләр дә күтәрелде. Мәгълүмат Башкортстанның Сатып алулар өлкәсендә аналитик платформасының һәркем өчен мөмкин булган ресурсында урнаштырылачак.
Фото: правительстворб.ру