+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 февраль 2022, 08:40

Яшәү сыйфатын яхшырту — көнүзәк бурыч

Аңа ничек һәм ни дәрәҗәдә ирешелә

Яшәү сыйфатын яхшырту — көнүзәк бурычЯшәү сыйфатын яхшырту — көнүзәк бурыч
Яшәү сыйфатын яхшырту — көнүзәк бурыч

2021 елда Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 107,5 процент тәшкил итте. Бу гомум Русия дәрәҗәсеннән 2,2 процентка артык. Декабрь аенда әлеге күрсәткеч, елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 117,3 процентка җитте.

Башкортстан байтак күрсәткечләр буенча бүген Русиянең тотрыклы икътисадлы һәм бюджетлы, ныклы субъекты исәпләнә. Әмма, икътисади үсештә ил күләмендә сүлпәнлек күзәтелә. Бу шулай ук Башкортстанда да чагылмый калмый. Ничек кенә булмасын, яңадан-яңа инвестиция проектларын гамәлгә кертеп, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыра барып, икътисади үсешкә ирешергә, социаль тотрыклылыкны тәэмин итәргә кирәк. Ә тотрыклылык һәм үсешнең нигезе, әлбәттә, икътисадка инвестицияләр җәлеп итү.
Әйтергә кирәк, соңгы берничә елда республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү көн кадагыннан төшми. Сәнәгатьтәге узган елгы югары күрсәткечләр, шулай ук, республикадагы инвестиция активлыгының чагылышы булып тора. Атап әйткәндә, сәнәгать тармакларына капитал салулар, бу юнәлештә эшчәнлекне активлаштыру халыкның яшәү сыйфатын югары баскычка күтәрү, гомумән, республиканы тагын да уңышлырак төбәккә әверелдерү юнәлешендәге мөһим адым ул.
— Безнең республика икътисадының нигезе — сәнәгать. Узган чорда сәнәгать сәясәтен нәтиҗәле гамәлгә ашыру исәбенә югары күрсәткечләргә ирештек. Ел нәтиҗәләре буенча җитештерүнең дүрт тармагының уңай динамикасын билгеләп үтәргә кирәк: файдалы казылмалар чыгару — 100,5, эшкәртү производстволары — 108,3, энергетика җитештерүе — 106,7, су тәэминаты, ташландык суларны агызу, калдыкларны җыю һәм утильләштерү 122,3 процентка артты, – диде Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Дарулар, медицинада кулланыла торган материаллар җитештерү — 2,4, кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләр җитештерү — 2,3, мебель җитештерү 1,7 тапкыр артты. Әзер металл эшләнмәләр җитештерү 147,8 процентка, электр җиһазлары — 139,8, тире һәм күн эшләнмәләр чыгару 129,3 процентка үсте. Шулай ук автотранспорт чаралары, тагылмалар һәм ярымприцеплар җитештерүдә дә уңай динамика күзәтелә.
Узган елның декабрендә, 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, электр җиһазлары җитештерүдә үсеш темплары — 3,3, кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләр җитештерүдә 2,3 тапкыр күбрәк булды.
Республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итүне активлаштыруны күздә тоткан “Инвестиция сәгате” утырышларын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен Хөкүмәт әгъзалары һәм инвесторлар катнашлыгында үткәрә. Бу уңайдан республика җитәкчесе болай дигән иде: ”Без мөмкинлекләрнең кайда һәм нинди позицияләр буенча тулысынча тормышка ашырылмавын ачык күрәбез. Республикада эшлекле мохитне тотрыклыландыру буенча эш башладык. “Инвестиция сәгате”ндә проектлар буенча фикер алышабыз, аларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә йогынты ясый торган мәсьәләләрне оператив хәл итәбез”.
Башкортстанда 2021 елда “Инвестиция сәгате” утырышларында гомум күләме 150 миллиард сумнан артык инвестиция проектлары каралды. Шушы сумманың 75,4 миллиард сумнан артыгын сәнәгать тармакларына караган проектларга салу күздә тотыла.
Әлбәттә, “Инвестиция сәгате” форматындагы утырыш — ул сәнәгатьне нәтиҗәле үстерүгә юнәлтелгән мөһим чараларның берсе генә. Башка нәтиҗәле чаралар да гамәлгә ашырыла. “Инвестиция сәгате”нең төп үзенчәлеге шунда, Республика Башлыгы җитәкчелегендәге утырышларда инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле ярдәм чаралары тикшерелә һәм тиешле карарлар тиз арада кабул ителә. Бүгенге көндә сәнәгатьтә киләчәк 12 ел дәвамында сафка басачак 120 проектны тормышка ашыру буенча эш бара. Аларның гомум күләме 424 миллиард сумнан артык. Бу проектлар барлыгы 12 мең яңа эш урыны булдыруны күз уңында тота. Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чараларын алу өчен инвестиция проекты Башкортстан Республикасының өстенлекле проектлары исемлегенә кертелә. Әйтик, узган ел 32,8 миллиард сумлык 12 яңа сәнәгать проекты шушы исемлеккә кертелгән. Өстенлекле инвестиция проекты статусы инвесторларга оешмалар табышына һәм милкенә салымнар буенча ташламалар, сәүдәләшү үткәрмичә арендага җир участоклары алу, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын төзүгә һәм модернизацияләүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга акча алу мөмкинлеге бирә.
Республикада 2021 елда барлыгы 99 инвестиция проекты каралган.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас