

- Башкортстан тау һәм чаңгы спорт төрләре өчен базаларны туплау буенча зур үзәк булып тора, шуларның берсе - Белоретта. Кунакханә комплексы төзелеше Белоретның туристик инфраструктурасы үсешендә уңай чагылыш табачак. Инвестиция проектының бәясе 33 миллион сум тәшкил итәчәк, - дип сөйләде Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Екатерина Кликунова.
Кунакханә комплексында 30 номер каралган. 11 эш урыны барлыкка киләчәк. Барлыгы Белоретта 9 резидент теркәлгән.
Белешмә:
Белорет шәһәре 2нче категорияле монопрофильле муниципаль берәмлек булып тора. Шәһәр төзүче предприятие - «Белорет металлургия комбинаты " акционерлар җәмгыяте. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе 2019 елның 12 февралендә Белорет моношәһәре чикләрендә оештырылган.
Социаль-икътисади үсеш резидентлары өчен табышка салым буенча стандарт ташламалар гамәлдә. Муниципалитетлар тарафыннан җир салымы буенча нульле процент ставкалары билгеләнде. Шулай ук страховка взнослары буенча тарифлар да киметелде. Бу шартлар алгарышлы үсеш территориясенең беренче өч ел эшләү дәверендә резидент статусын алган компанияләр өчен генә кулланыла.
Фото Хөкүмәт сайтыннан.