+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 февраль 2022, 10:49

Инвесторлар кайсы өлкәләрне сайлый?

Инвесторларның иң популяр юнәлешләре турында Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясендә сөйләделәр. Ведомство белгечләре тарафыннан иң күп инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла торган өлкәләргә мониторинг үткәрелде, шулай ук потенциаль инвесторларның мөрәҗәгатьләренә анализ ясалды.

Инвесторлар кайсы өлкәләрне сайлый?Инвесторлар кайсы өлкәләрне сайлый?
Инвесторлар кайсы өлкәләрне сайлый?
Инвесторлар арасында иң мөһим юнәлешләрнең берсе - сәнәгать. Бүген Үсеш корпорациясе әлеге өлкәдә 62 инвестицион проектны алып бара.

Инвестицияләү өчен, шулай ук, юл буе сервисы да популяр юнәлеш булды. Бу Башкортстан Республикасында юл буе сервисын үстерү концепциясен раслауга бәйле, ул 2024 елга кадәр 1000 яңа юл комплексы төзүне күздә тота. Моннан тыш, мондый проектларны башлап җибәрүчеләр сатулар үткәрмичә җир кишәрлеген алу, табышка салым ташламалары, җир кишәрлеген арендага алу, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә субсидияләр алу кебек дәүләт ярдәме чараларына дәгъва итә ала.

- Юл буе сервисы һәм сәнәгать өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру төбәкнең социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк. Бу салым керемнәре һәм эш урыннары гына түгел, ә республика халкы һәм кунаклары өчен уңайлы шартлар да, - дип билгеләп үтте Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас