Александр Булушев газ-мотор ягулыгы базарын үстерү турында доклад укыды. Аның барышында министр республиканың 32 районында транспорт хуҗаларының, ерак яшәве яки махсус ягулык салу станцияләре булмау сәбәпле, табигый газга күчмәвен әйтте.
Башкортстан Башлыгы министр докладыннан канәгать калмады.
- Район башлыкларына ни әйтәсем килә. Мин бит мәктәп укытучысы түгел - сезгә даими рәвештә билгеләр куярга. Мәктәптә икенче срокка калдыралар, ә мин сезне икенче срокка тәкъдим итәргә тиешме? Мин бу мәсьәләләргә җитди каравыгызны сорыйм, - диде республика Башлыгы.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте