+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 февраль 2022, 06:20

Хезмәттәшлек күпкырлы һәм даими үсештә

Башкортстан белән Казахстан партнерлыгының ныгуы ике як өчен дә файдалы.

Хезмәттәшлек күпкырлы һәм даими үсештәХезмәттәшлек күпкырлы һәм даими үсештә
Хезмәттәшлек күпкырлы һәм даими үсештә

Шушы көннәрдә Казахстан Президенты Касыйм Җомарт Токаев Мәскәүдә Русия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Дәүләтләр башлыклары ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары һәм төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлекнең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышты. Алар төрле яклы багланышларның уңышлы үсүен билгеләп үтте, сәяси, икътисади, сәүдә, инвестицияләр буенча һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрне тирәнәйтүгә үзара омтылышны раслады.

Ике яклы багланышлар, әлбәттә, Русия төбәкләренең Казахстан белән төрле өлкәләрдәге тыгыз хезмәттәш­леген, шул исәптән Башкортстан белән эшлекле элемтәләрен үстерүне дә, үз эченә ала. Хәбәр ителүенчә, узган елның сентяб­рендә Казахстан башкаласы Нурсолтанда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Казахстан Республикасы Президенты Касыйм Җомарт Токаев белән эшлекле очрашуы булды.
Әңгәмә барышында яклар уртак предприятиеләр саны артуын, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, металлургия, җиңел сәнәгать һәм башка тармакларда инвестиция проектларының уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Казахстан Президенты ассызыклаганча, Русия белән стратегик хезмәттәшлек ике илнең төбәкара баг­ланышларына уңай тәэсир итә. Касыйм Җомарт Токаев сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясенә карамастан, Казахстан­ның һәм Башкортстанның күп­кырлы элемтәләре динамик рәвештә үсә һәм яңа эчтәлек белән тулылана.
Башкортстан белән Казахстан икъ­тисадның төп һәм перспективалы тармаклары буенча хезмәттәшлекне арытаба да үстерәчәк. Бу хакта шушы очрашу нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
— Башкортстанның Казахстан белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итүе ике як өчен дә файдалы. Без аерым тармаклар буенча элемтәләрне, сәнә­гать кооперациясен актив рәвештә киңәйтергә, ихтыяҗ булган продукцияне җитештерү белән бергә шөгыльләнергә әзербез, – диде Радий Хәбиров.
Казахстан — тышкы сәүдә буенча безнең саллы партнерларыбызның берсе. Казахстан белән Башкортстан икъ­тисадының структурасы да бик охшаш. Гади мисал китерәм: Казахстанда — зур күләмдә нефть-газ чыгару сәнәгате, ә Башкортстанда нефть-газ промыселы җиһазлары бар. Аларны бергә алып барырга, хезмәттәшлекне ныгытырга була. Һәм бу бер генә мисал. Без биредә Башкортстан конгресс-бюросы вәкилле­ген ачабыз дип килештек. Ягъни безнең монда бизнес өчен мәгълүмат җыю ноктасы барлыкка килә. Анда килеп килешүләр, контрактлар төзү мөмкинле­ге булачак. Вәкиллектә Башкортстан белән Казахстан бизнес­ларының үзара хезмәттәшлеген һөнәри нигездә гамәлгә ашыручы кеше булачак. Без эшчән­легебезнең юл картасын имзаларга килештек, болар ахыр чиктә товар әйлә­нешенең үсүенә китерәчәк, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстан әлеге вакытта Казахстанга химия сәнәгате һәм каучук продукциясен (гомум экспортның 27,3 проценты), агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләрне (21,5 процент), металл һәм металл эшләнмәләрне (15,3), минераль продукция (10,4 процент), машина төзелеше продукциясен (7 процент) экспортлый. Казахстан безнең республиканы азык-төлек товарлары һәм чимал (31,5 процент), минераль товарлар (29,2 процент), металл эш­ләнмәләр (14,8), текстиль әйберләр (11,8 процент), химия сәнәгате продукциясе (5,8 процент) белән тәэмин итә.
Башкортстан делегациясенең Нурсолтанга сәфәре нәтиҗәсе буларак, узган елның 18 декабрендә Казахстан Хөкүмәте җитәкчелегенең Уфага сәфәр барышында ике республиканың уртак предприятиесен төзү турындагы киле­шү­гә кул куелды. Уртак предприятие Ка­захстанның “Каустик” һәм безнең “Баш­кортстан сода компаниясе” җәм­гыять­ләре тарафыннан булдырылды. Уртак предприятие кысаларында Казах­стан һәм Русия территориясендә гомум күләме 1 миллиард долларлык проект­лар гамәлгә ашырылачак. Каустик сода, натрий гипохлориты, хлор, тоз кис­лота­сы, титан двуокисе һәм башка химик продукция җитештерү җайга салына. Шулай ук БДБда бердәнбер цирконий оксихлориды җитештерелә башлый.
Казахстан-Башкортстан эшлекле форумы кысаларында химия һәм текстиль сәнәгате, машина төзелеше, агросәнә­гать комплексы, шулай ук нефть-газ тармагында консалтинг хезмәтләре өлкәсендә 8 инвестиция һәм коммерция контрактларына кул куелды.
Казахстанда кальцийлаштырылган сода җитештерү буенча беренче завод Җамбыл өлкәсенең Сарысу районында төзеләчәк. Проект “Yildirim Holding” Төркия компаниясенең бүлендек предприятиесе булган “Qazaq Soda” компаниясе карамагында. Беренче этапта заводка инвестицияләр 400 миллион доллар тәшкил итә, предприятиенең куәте елына 1 миллион тонна продукция җитештерүгә исәпләнгән. 500 мең тонна егәрлекле беренче этапны 2024 елда тәмамлау планлаштырыла.
Казахстанга эшлекле сәфәр уңаен­нан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров болай дип белдерде: ”Казахстан — БДБда төп партнерыбыз. Без монда киләчәк үсеш өчен дә бик җитди потенциал булуына төгәл ышанабыз. Республика икътисады һәм безнең халкыбыз файдасына хезмәттәшлек буенча конкрет планнар бар. Монда безне туганнар кебек каршы алалар, шулай ук безнең тарихыбыз, традицияләребез уртак. Безгә биредә эшләү бик уңайлы. Киләчәк хезмәт­тәш­леккә җитди нигез салуыбызга ышанам”.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас