Африка җәен балыгы (аны “клариевый”, “мәрмәр җәен” дип тә атыйлар), Сахара сулыкларын, Иордан елгасы бассейнын да кертеп, бөтен Африкада, Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә очрый. “Клариевый сом” дигән сорауга википедия шундый мәгълүмат бирә. Әмма энциклопедия белешмәсендә Русия
турында бер сүз дә әйтелмәгән. Баксаң, балыкның бу төре безнең ил территориясендә дә күптән үрчетелә икән, менә инде ул Караидел районына да килеп җитте.
“Күргәннәр тәэсир итәрлек”
Ачыклануынча, җәен балыгының бу төре үстерү өчен талымсыз һәм районда популяр авыл хуҗалыгы юнәлешләренең берсе була ала. Инде ике ел балык үрчетү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Эльвира Несмиянова шундый нәтиҗә ясаган. Февраль башында аның “Сом в каждый дом” аквафермасы сафка кертелде. Аны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Нәфис Гәрәев, икътисад, инвестицияләр һәм малтабарлыкны үстерү буенча урынбасары Денис Ирназаров, шулай ук икътисад бүлегенең әйдәүче белгечләре катнашты.
Эльвира Әснаф кызы район җитәкчелеге вәкилләре өчен акваферма буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрде, уңайлы шартларда үстерелгән деликатес балыгының өстенлекләре турында җентекләп сөйләде. Кунаклар эшләүче цехны, елына ун мең тоннага кадәр балык җитештерү мөмкинлеге бирүче җиһазларны карады һәм продукциядән авыз итте.
“Күргәннәр, чыннан да, яхшы тәэсир калдыра. Эшкуар ханымның үз эше белән ныклап, җитди мавыкканлыгы күренеп тора. Аның киләчәге өметле. Хәзер әйтергә була: “Малтабарлык сәгате”ндә әлеге инвестицион проектка ярдәм итү турындагы карар бер дә юкка гына кабул ителмәгән. Эш хуплауга лаек”, – ди бәя бирде хакимият башлыгы Айдар Әнгам улы.
Ниятләр башлангычында
Эльвира Несмиянова Караидел авылында туып-үскән, һөнәре буенча – юрист-икътисадчы. Моңа кадәр халыкны социаль яклау, салым хезмәтләрендә, пенсия фондында эшләгән. 2017 елда Эльвира Әснаф кызы шәхси хуҗалыгында бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнә башлый, әмма аңа ире, малтабарлык эшчәнлеге белән инде унҗиде ел шөгыльләнүче Игорь Михайлович белән бергә балык үрчетү хуҗалыгы булдыру турындагы ниятләре тынгылык бирми.
– 2020 елда мин фермер хуҗалыгы оештырдым һәм бизнесның үзем өчен яңа юнәлешен үзләштерә башладым, — ди Эльвира Несмиянова. — Яңа эш башлаганда өч нәрсә кирәк: сине тулысынча биләп алган идея, беренче капитал һәм ышанычлы партнер. Ирем белән без гаҗәеп балык — клариевый җәен үрчетү белән шөгыльләнү турында күптән хыяллана идек.
Моның өчен Эльвира Әснаф кызына балыкчылык эше технологиясен өйрәнергә, һөнәр ияләренә барып, тәҗрибә тупларга туры килә. Беренче сабакларны ул бер генә ел балык үрчетү белән шөгыльләнмәгән, Уфада яшәүче малтабар ханымнан ала. Аннары инде 42 ел дәвамында алтын форель, ак амур, америка җәен балыгы, толстолобик үрчетүче һәм илдә иң зур сәнәгать балыгы хуҗалыгы булып торучы Карман балык хуҗалыгында була. Шушы предприятиедә булып кайтканнан соң идеясен ныграк тормышка ашырасы килә аның. Әйткәндәй, аграр университетта махсус программа буенча товар балыгы үрчетү өчен кирәкле белем дә ала бу булдыклы ханым. Әлбәттә, махсус әдәбият та укый, өйрәтүче видеороликлар да карый.
Маймычтан – товар балыгына
Тулы цикллы җәен балыгы агрофермасын булдыру өчен Эльвира Несмиянова “Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында эшләүче “Үз эшен башлаучы фермер” программасында катнашырга карар итә. Ул проектын Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында бик әйбәт яклый һәм грантлар программасы буенча финанс ярдәме ала. Әлеге акчага элекке пекарня биналарының берсендә капиталь ремонт ясала, коммуникацияләр үткәрелә, җиһазлар кайтартыла.
Хәзер инде махсус бассейннарга бераз үстерелгән ике мең ярым маймыч җибәрелгән. Ай ярымнан аларга тагы да шулкадәр үк маймыч кушылачак. Бүген алар уңышлы үсә, алты айдан соң товар кондициясенә җитәчәк.
– Балык җитештерүнең тулы циклын үзләштерә башларга дип уйлыйбыз. Моңа үрчетү, үстерү (якынча бер килограммга кадәр), ахыргы продукт итеп эшкәртү керә, — ди Эльвира ханым. — Балыкны тирәнтен эшкәртү цехын сафка кертү өчен кирәкле җиһазлар сатып алдык та инде. Сатуга балык консервалары, фарш, ярымфабрикатлар — кәтлит, манты, пилмән, строганина һәм башка күп нәрсәләр чыгарырга уйлыйбыз.
Менә шундый ул – үз ниятләрен тормышка ашыруга бөтен җаны-тәне белән мөкиббән малтабар Эльвира Әснаф кызы. Аның башка планнары да гамәлгә ашачагына шикләнмәскә мөмкин. Аңа уңышлар юлдаш булсын, шул гына!
Зөлфирә ЗАРИПОВА,
“Караидел хәбәрләре” гәзите хәбәрчесе.