

2024 елга Башкортстанда интеллектуаль транспорт картасы гамәлгә кертеләчәк. 17 февральдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә үткән киңәшмәдә шуңа бәйле көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы әлеге проект 2022-24 елларга исәпләнгән. Аны гамәлгә ашыруга 1,1 миллиард сумнан күбрәк акча юнәлтеләчәк. Шуның 850 миллион сумнан күбрәге — федераль бюджеттан. Аерым алганда, агымдагы елда әлеге проектны финанслауга федераль һәм республика бюджетларыннан 409 миллион сум бүленәчәк.
Утырышта Башкортстанның транспорт дирекциясе җитәкчесе Мансаф Низакаев белдерүенчә, республикада проектны тормышка ашыру Уфа агломерациясеннән башланачак. Аны Стәрлетамак агломерациясендә гамәлгә кертү дә федераль үзәктә яклау тапкан.
— Беренче этапта без Уфадагы светофорларны модернизацияләячәкбез. Программа 134 интеллектуаль светофор, махсус программа тәэминаты, мәгълүмат таблолары, фото һәм видео теркәү камералары, акыллы тукталышлар, экологик метеостанцияләр урнаштыруны, юл карталарын санлаштыруны үз эченә ала, — диде аерым алганда Мансаф Низакаев.
Алга таба шулай ук юллардагы хәл-шартларны даими контрольдә тоткан Ситуацион үзәк тә төзеләчәк. Анда барлык мәгълүматны оператив рәвештә Республика белән идарә итү үзәгенә тапшыру мөмкинлеге каралачак.
— Әлеге проект юл хәрәкәте белән идарә итү процессларын автоматлаштыру мөмкинлеге бирәчәк. Нәтиҗәдә, республика юлларында хәвефсезлекне арттыруга ирешәчәкбез. Бу җәһәттән башлангыч этапларда система эшен дөрес итеп оештыру зарур, — диде утырышта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
“Русия юллары” федераль казна учреждениесе җитәкчесе урынбасары Юрий Федюкин белдерүенчә, бу эштә республикага әлеге оешма тиешле ярдәмне күрсәтәчәк.
Әйтергә кирәк, югарыда телгә алынган проект республикада транспорт хәрәкәтен, пассажирлар ташу эшчәнлеген яхшырту, хәвефсезлекне арттыру юнәлешендә тормышка ашырылучы тәүге башлангыч кына түгел. Башкортстан Башлыгы вазыйфасына Радий Хәбиров килгәннән алып, ягъни 2018 елның көзеннән башлап, бу юнәлештә колачлы эшчәнлек җәелдерелде. Бүген инде бу эшчәнлекнең анык нәтиҗәләре хакында да авыз тутырып сөйләү мөмкинлеге бар. Түбәндә без бу юнәлештәге мөһим яңалыклардан һәм казанышлардан республикада һәм Уфада пассажирлар ташу эшчәнлегенә кагылышлыларын барладык. Безнең карашта күренеп торганнардан алар унөч пункт тәшкил итте.
1. Оптималь булмаган маршрутлар гамәлдән чыгарылды. Югыйсә, пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарлар фәкать пассажирлар күп булган маршрутлар буенча гына йөри иде. Алар, чын мәгънәсендә, мондый маршрутларны кулга төшерү өчен “сугыш” алып барды. Бу исә, үз чиратында, маршрут кәгазьләре бирүдә коррупциягә, водительләр арасында эчке коррупциягә юл ачты. Һәм моңардан, беренче чиратта, пассажирлар зыян күрде, чөнки популяр булмаган маршрутларда автобуслар кытлыгы күзәтелде. Әлеге хәлне төзәтү максатында шәһәр властьлары бер-берсен кабатлаучы автобусларны маршруттан алып һәм популяр булмаганнарына яңаларны җибәреп, пассажирлар ташу эшчәнлеген җайга салды. Бу эшне тагы да камилләштерүгә быелдан Уфада гамәлгә кертелә башлаган югарыда телгә алынган транспорт агымы белән идарә итүнең интеллектуаль системасы да ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә, Уфада юл челтәренә йөкләнеш бермәбер кимиячәк. Шәһәр исә транспорт хезмәтләндерүендә үзенең федераль рейтингын яхшыртачак
2. Легаль булмаган пассажирлар ташучылар эштән читләштерелде. Югыйсә, алар бер үк маршрут картасы белән файдаланып, рейска тиешле документларсыз һәм пассажирлар ташуга рөхсәт кәгазеннән башка чыга иде. Гомумән, 2018 елга кадәр әлеге базар криминал оясына әверелгән иде. Монда “Уфалайн” компаниясе автобус йөртүчеләре арасында булган атышны искә төшерү дә җитә. Хәзер исә халыкны рәсми пассажир йөртүчеләр генә хезмәтләндерә. Уфа урамнарында тиешле лицензиясе һәм маршрут картасы булган автобуслар гына йөри һәм алар маршруттан тайпылмый. Әйткәндәй, киләчәктә республика башкаласында транспорт брутто-контрактлар буенча эшләячәк. Ягъни шәхси пассажир ташучылар тиешле маршрутларны контракт таләпләренә ярашлы хезмәтләндерәчәк. Бу хезмәтләндерү сыйфатын бермәбер күтәрәчәк. Ә моның өчен түләү ташылган пассажирлар санына карап түгел, маршрутларның ни дәрәҗәдә даими башкарылуыннан һәм расписание үтәлешеннән чыгып булачак.
3. Кулакча белән исәпләшүне банк картлары алыштырды. Хәтерегездә булса, әле өч ел элек кенә автобуска утырганда кулакчаң булмаса, водительләр аннан төртеп төшерергә дә күп сорамый иде, чөнки аларда банк картасы белән исәпләшү мөмкинлеге булмады. Пассажирлар юл хакы өчен түләгән кулакча исә, салым түләүләрен һәм дәүләт казнасын урап үтеп, турыдан-туры шәхси пассажир ташучылар кесәсенә керде. Якынча исәпләүләр буенча гына да ул миллиард сумнар белән исәпләнгән һәм күп очракта криминал белән бәйле булган. Хәзер исә күпчелек түләүләр банк картасы аша башкарыла. Әйтик, 2021 елда тармакта барлык түләүләрнең 71 проценты банк картасы аша булган. Бу әлеге бизнесны үтәкүренмәле итү мөмкинлеге биргән. Әйтергә кирәк, исәпләшүнең электрон төрләрен үстерү алга таба да дәвам иттереләчәк. Мәсәлән, Мәскәүдә бүген үк инде пассажирның йөзен билгеләү аша түләү системасы гамәлгә кертелгән. Киләчәктә ул безгә дә килеп җитәр дияргә кирәк, чөнки бу уңайлы да, хәвефсез дә.
4. Транспорт реформасы җәелдерелгәнгә кадәр пассажирлар ташу эшчәнлегеннән казнага бик аз күләмдә салым түләүләре керә иде. Чөнки намуссыз эшкуарларга керемнәрен яшереп калдыру мөмкинлеге зур булды. Хәзер алай түгел. Былтыр бары тик “Башавтотранс” предприятиесе генә дә бюджетка 1 миллиард сумнан күбрәк салым түләүләре күчергән, шәхси пассажир ташучылар да түләүләрен арттырган. Киләчәктә исә бу сан тагын да артачак, дияргә кирәк. Моңа шәһәр транспорты челтәрен электр транспорты һәм шәһәр яны поездлары составы белән арттыру исәбенә ирешеләчәк.
5. Хәзер республика башкаласында иске, куркыныч тудырган, тутык ПАЗ автобуслары йөрми. 2019 елдан алып кына да “Башавтотранс” предприятиесенең техник паркы 943 берәмлек яңа автобус белән тулыланган. Төп дәүләт ташучысы үрнәгендә шәхси транспорт предприятиеләре дә, шул исәптән республика ярдәме белән, техник паркын яңарта. Гомумән, Башкортстанда бәләкәй, иске автобусларны зур класслы, заманча, яңаларына алыштыру юнәлеше алынды. Шулай ук электр транспортын үстерү-гә дә мөһим әһәмият бирелә. Республика җитәкчелеге белдерүенчә, киләчәктә автобуслар, классына карап, 3-7 елдан да озаграк вакыт файдаланылмаячак.
6. Иске ПАЗ һәм
ГАЗельләр белән тулы шәһәр урамнары башкаланың тышкы йөзен дә бозды. Алар төрлесе төрлечә бизәлеп, күпчелек реклама плакатлары ябыштырылып, Уфа урамнарын гизде. Хәзер исә Башкортстанда дәүләт пассажирлар ташучысының да, шәхси предприятиеләрнең дә автобуслары бер стильдә бизәлгән һәм ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Киләчәктә исә Уфада барлык төр җәмәгать транспортын да бердәм системага берләштерү максаты куела.
7. Югарыда язып үтелүенчә, реформага кадәр автобуста пассажирларга уңайлылык турында беркем дә уйламый да, кайгыртмый да иде. Пычрак һәм тишкәләнеп беткән утыргычлар, төтәсләгән двигатель, водительләрнең дорфа мөнәсәбәте, тәрәзәдән һәм идәннән тыш күренеп торган ярыклар... Болар барысы да булды һәм, бәхеткә, хәзер тарихта калды. Яңа автобусларда гади пассажирлар өчен генә түгел, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә бөтен уңайлыклар тудырылган. Электрон табло маршруттагы тукталышларны хәбәр итә, зур автобусларда телевизор экраннары урнаштырылган, хәтта телефонны зарядкага кую мөмкинлеге дә бар. Заман технологияләрен файдаланып, киләчәктә республиканың җәмәгать транспортындагы комфорт тагы да югарырак дәрәҗәгә чыгачак, дип ышандырды тармак җитәкчеләре.
8. Реформага кадәр автобусларда билет бирү һәм страховкалау да булмады. Ягъни шәһәр транспортында барганда юл-транспорт вакыйгасына тарып, зыян күргән пассажир бернинди түләүләргә дә өмет итә алмады. Хәзер исә хәл тамырдан үзгәрде. Уфа буйлап автобуста хәрәкәт иткәндә пассажирга мотлак билет бирелә һәм гомере страховкалана. Юл-транспорт һәлакәтенә тарыган очракта, пассажирны дәвалауга киткән чыгымнарны пассажирлар ташучы предприятие үз өстенә алачак. Киләчәктә исә Уфадагы җәмәгать транспортында бердәм экологик мохит булдырылачак. Ягъни, пассажир, рәсми хезмәтләндерүдән тыш, бердәм билет һәм агломерациядәге барлык җәмәгать транспорты өчен дә уртак булган уңайлыклар системасын да алачак. Башкача әйткәндә, А ноктасыннан Б ноктасына барып җитү өчен ул кайда төшсәм, кайда күчеп утырсам отышлырак булыр икән дип баш ватмаячак. Моның өчен аңа Б ноктасына билет алу да җитәчәк, калганын барысын да система үзе көйләячәк.
9. Хәзер автобус водительләре элекке кебек куышмый да, узышмый да. Чөнки моның өчен бернинди ихтыяҗ да юк. Автобус водителенә эш хакы тизрәк, күбрәк пассажир җыюдан чыгып түгел, маршруттан һәм хәрәкәт итү интервалын төгәл үтәүдән чыгып түләнә. Автобуслар өчен булдырылган махсус полоса исә аларга бер ноктадан икенчесенә тыгыннарда тормый, тиз арада һәм хәвефсез барып җитүгә булышлык итә.
10. Водительләрнең пассажирларга карата мөнәсәбәте дә хәзер яхшы якка үзгәрде. Алар дорфа түгел, ипле итеп сөйләшә, пассажирларны мөмкин кадәр уңайлырак итеп хезмәтләндерергә тырыша. Чөнки хамнарга һәм дорфаларга бүген республиканың транспорт системасында урын юк. Аннары югары эш хакы түләнеп, заманча, уңайлы автобусларда пассажирларны хезмәтләндергән водительләр ни өчен дорфа булырга тиеш әле?!
11. Тагын бер мөһим яңалык — хәзер автобусларда хәрәкәт итү маршруты аңлаешлыга әверелде. Чөнки автобуслар маршрутны “кистерми”, хәрәкәт итү интервалын төгәл үти. Яндекстагы “Умный транспорт” кушымтасы аша һәркем кирәкле якындагы автобусның кайда булуын ачыклый һәм үзенең маршрутын планлаштыра ала. Киләчәктә исә шәһәрдәге барлык төр транспорт та күчеп утыру төеннәре белән тоташтырылачак, дип көтелә. Бу җәмәгать транспортында хәрәкәт итү вакытын күпкә кыскартачак.
12. Элгәре күпчелек водительләр рәсми рәвештә эшкә урнаштырылмыйча, эш хакын конвертта алган. Шунлыктан аларны бер сәбәпсез эштән “очырырга” да күп сорап тормаганнар. Бу җәһәттән “Башавтотранс” предприятиесендә генә дә соңгы чорда 6000 кеше эшкә алынган. Шул рәвешле хезмәткәрләр саны 25 проценттан арткан. Һәм бу да чик түгел. Яңа микрорайоннарга яңа маршрутлар ачылу сәбәпле, эшләүчеләр саны тагы да артачак, дип көтелә. Иң мөһиме, алар барысы да тиешле социаль якланганлык һәм хезмәт хакы белән тәэмин ителә.
13. Элгәре җәмәгать транспорты белән файдаланган өчен ташлама алу программасы да эшләмәде. Бер автобустан икенчесенә күчеп утырган очракта пассажир ике тапкыр хак түләде. “Алга” картасын гамәлгә кертү исә моңа чик куйды. Һәм ул гына да түгел: әлеге карта белән исәпләшкәндә, пассажир 15 процентка азрак хак түли. Бу программа Уфадагы барлык җәмәгать транспортында да бердәм булачак. Ягъни, башкалада җәмәгать транспортында йөргән һәркем моның өчен акчаның бер өлешен янда калдырачак.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Мәгълүм булуынча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тармакта реформаны җәелдергәндә республиканың транспорт системасын илдә иң яхшылар дәрәҗәсенә күтәрү бурычын куйды. Узган өч ел югарылыгыннан караганда, без әлеге максатка шактый якынлаштык, дип әйтергә тулы нигез бар. Шул ук вакытта транспорт реформасы дәвам итә һәм якын чорда бу юнәлештә тагы да колачлырак үзгәрешләр шаһиты булырбыз, яңа уңайлыкларны һәрберебез шәхсән тоярбыз дияргә кирәк. Һәрхәлдә, республика җитәкчелеге җәелдергән транспорт реформасының әлегә кадәр булган нәтиҗәлелеге моңа ныклы өмет уята.
Илдар Фазлетдинов.