+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 март 2022, 09:06

Башкортстан - Русиядә сәнәгать кластерлары төбәк ассоциациясе төзелгән беренче төбәк...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә Башкортстанда яңа кластер барлыкка килү турында язма бастырган.

Башкортстан - Русиядә сәнәгать кластерлары төбәк ассоциациясе төзелгән беренче төбәк...Башкортстан - Русиядә сәнәгать кластерлары төбәк ассоциациясе төзелгән беренче төбәк...
Башкортстан - Русиядә сәнәгать кластерлары төбәк ассоциациясе төзелгән беренче төбәк...
"Бу проектны без төрле дәрәҗәләрдә инде берничә ел озата барабыз. 2020 елда Туймазда узган күчмә "Сәнәгать сәгате"ндә беренче тапкыр республика көнбатышында мебель җитештерүчеләрне берләштерүче кластерның үсеш башлангычлары турында фикер алыштык.

Кластер төп резидент – Туймазыдагы "Корона" компаниясе эшчәнлеге нигезендә булдырылган. "Корона"дан тыш, кластерга йомшак мебель, фурнитура һәм комплектлау җиһазлары җитештерүчеләр, Башкортстанның үсеш корпорациясе, Уфаның "ПромЦентр" технопаркы һәм Уфа урман техникумы керә.

Декабрь ахырында без бу кластерны Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының федераль реестрына кертү өчен документлар тапшырдык, бу резидент-предприятиеләргә җитди дәүләт ярдәменә исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан төрле өлкәләрдә кластерлар булдыру юлы белән бара, без авиация, агросәнәгать, машина төзелеше кластерлары һ.б. булдыру өстендә эшлибез. Мондый берләшмәләр импортны алыштыру мәсьәләләрен хәл итәргә һәм инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттырырга ярдәм итәчәк. Башкортстан - Русиядә сәнәгать кластерлары төбәк ассоциациясе төзелгән беренче төбәк", дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас