+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 март 2022, 13:19

Инвестицион портал яңа мөмкинлекләр ача

Узган елда контентны яңарту кысаларында Башкортстанның бердәм инвестицион порталы эшкуарлык эшчәнлеген алып баруны гадиләштерү өчен билгеләнгән 17 электрон сервис белән тулыланды. Порталның яңартылуы турында 25 февральдә республиканың Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы коллегиясендә хәбәр ителде.

Инвестицион портал яңа мөмкинлекләр ачаИнвестицион портал яңа мөмкинлекләр ача
Инвестицион портал яңа мөмкинлекләр ача
- Бизнес һәм инвестицияләр өлкәсендә бердәм порталда узган елда зур эш башкарылды. «Эшкуарлар» бүлегендә сизелерлек үзгәрешләр булды: төрле ситуацияләрдә белем базасын тормышка ашыра алдык. Эшкуарлар очраша торган кайбер хәлләр буенча әзер һәм төрелгән инструкция урнаштырылган: милек хокукын теркәү, кадастр исәбенә кую һәм башкалар, – дип хәбәр итте санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Узган елда портал муниципаль һәм дәүләт мөлкәтен эзләү һәм сайлап алу өчен сервис, эшкуарлар өчен чараларга онлайн-гаризалар бирү сервисы, экспорт потенциалы һәм дәүләт-шәхси партнерлык турындагы яңа битләр, технопаркта һәм махсус икътисади зонада резидент статусын алу өчен яңа онлайн-формалар белән тулыланды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас