+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 март 2022, 09:37

Иске күперне капиталь төзекләндерү башлана

Бүгеннән, ягъни 1 марттан, Уфадан көньяк чыгу юлындагы Агыйдел аша иске күпер тулысынча ябылды. Анда 2024 елның августына кадәр капиталь ремонт эшләре җәел­дереләчәк.

Иске күперне капиталь төзекләндерү башланаИске күперне капиталь төзекләндерү башлана
Иске күперне капиталь төзекләндерү башлана
Эш шунда: моннан берничә ел элек үткәрелгән тикшеренүләр 1956 елда төзелгән күпернең яраксыз хәлгә килүен һәм кичектергесез капиталь ремонт таләп итүен ачыклады. Тәүдә аны төзекләндерү эшләрен 2018 елда башларга ниятләгәннәр иде. Әмма, искегә тотынсаң, исең китәр дигәндәй, ныклап тикшерә башлагач, күпер конструкцияләренең тузу дәрәҗәсе күпкә зуррак булуы һәм күперне нигездән яңартып кору кирәклеге ачыкланды.
Әмма, ул вакытта иске күперне тулысынча ремонтка япкан булсалар, Уфага көньяктан кереп-чыгып йөрү өчен 1991 елда төзелгән күпер генә торып калыр иде. Бу очракта Уфа халкы чакрымнарга сузылган һәм сәгатьләр буе дәвам иткән тыгыннарда утырыр иде. Моның никадәр зур уңайсызлыклар һәм халыкта канәгатьсезлек тудырачагын күз уңында тотып, республика җитәкчелеге гаять мөһим һәм акыллы карар кабул итте. Иске күперне тагын берничә ел дәвамында аның аша хәвефсез хәрәкәт итәрлек итеп ныгытып, 1991 елда һәм 1956 елда төзелгән күперләр арасында өченче — яңа күпер төзү буенча комплекслы эш җәелдерелде. Республика, Хөкүмәт, башкала җитәкчелегенең даими хәстәрлеге белән әлеге төзелеш хәтта билгеләнгән вакыттан да алда файдалануга тапшырылды һәм менә инде ярты елдан артык республика халкына хезмәт итә.
Былтыр файдалануга тапшырылган яңа күпердә Уфадан чыгу юлында өстәмә дүрт полоса барлыкка килү исә иске күперне капиталь төзекләндерү эшләрен җәелдерү өчен мөмкинлекләр ачты. Рәсми чыганаклар аңлатуынча, иске күпер ябылганнан соң да көньяктан Уфага кереп-чыгып йөрү өчен ун полоса булачак. Биш полоса Уфадан чыгу өчен тәгаенләнсә, 1991 елда төзелгән күпердәге биш полоса башкалага керүче транспортны хезмәтләндерәчәк. Шул ук вакытта, керү-чыгу юлында транспорт агымына карап, уртадагы бер полоса реверсив светофор ярдәмендә көйләнәчәк. Шуңа да шәһәр хакимияте җитәкчелеге иске күпергә капиталь ремонт барган вакытта әлеге участокта тыгыннар булмас дигән ышанычта. Мэриядә башкалада Агыйдел аша Ташкичү һәм Затон күперләре аша керү-чыгу мөмкинлеге булуы турында да искәртәләр.
Иске күперне капиталь төзекләндерүне 2024 елның августына тәмамларга планлаштыралар. Ул тарихи йөзен саклаячак, әмма шул ук вакытта күпер конструкцияләре тулысынча алыштырылачак, хәтта Уфаның йөзек кашы булган күпер өстендәге ныгытма да. Аның каравы, иске-яңа күпер файдалануга тапшырылганнан соң башкалага көньяктан кереп-чыгу тагы да уңайлырак, иркенрәк, ә иң мөһиме — тыгыннарсыз булачак! Шуңа да аз гына сабыр булырга һәм төзүчеләрнең бу мөһим эшне уңышлы башкарып чыгуын теләргә кирәк.

Илдар Фазлетдинов.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас