+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 март 2022, 13:22

Кризиска каршы штабның беренче утырышы узды

Бүген, 1 мартта, Башкортстан Республикасына идарә итү үзәгендә кризиска каршы штабның беренче утырышы булды, анда санкция басымын көчәйтү шартларында икътисадка ярдәм итү һәм аның тотрыклылыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республиканың система барлыкка китерүче предприятиеләре вәкилләре катнашлыгында утырышны республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәрде.

Кризиска каршы штабның беренче утырышы уздыКризиска каршы штабның беренче утырышы узды
Кризиска каршы штабның беренче утырышы узды
Ул искәрткәнчә, 28 февральдә Хөкүмәтнең киңәйтелгән утырышында Русиягә каршы кертелгән Көнбатыш санкцияләренең ихтимал нәтиҗәләре каралды һәм кризиска каршы штаб эшен яңадан башлау турында карар кабул ителде.

- Без республиканың социаль-икътисади үсеш стратегиясенә төзәтмәләр кертә башлыйбыз. Асылда, алынган темпларны саклап калу максатыннан икътисадка ярдәм итү стратегик бурыч булып тора, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Премьер-министр хәзерге вакытта Хөкүмәтнең бурычы эшне нәтиҗәлерәк оештыру, шул исәптән «бюрократик киртәләрдән» качу, дип ассызыклады.

Премьер-министрның беренче урынбасары, республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов кризиска каршы штабка республиканың башкарма хакимият органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре, эшлекле берләшмәләр керәчәген әйтте.

Кризиска каршы штаб утырышлары атна саен үткәрелер дип планлаштырыла.

Рөстәм Моратов, санкцияләр кертү һәм илебез тарафыннан кабул ителә торган җавап чаралары аркасында, төбәкнең система барлыкка китерүче оешмалары өчен куркынычларны һәм нәтиҗәләрне оператив режимда теркәргә кирәклеген билгеләп үтте.

- Санкция чыгымнарына карамастан, хезмәткәрләрнең мәшгульлеген, кадрлар потенциалын саклап калу, профессиональ компетенцияләрне югалтмау мөһим, - дип ассызыклады беренче вице-премьер.

Штаб утырышында социаль әһәмияттәге аерым товарларга ваклап сату бәяләрен көндәлек мониторинглау турында карар кабул ителде. Бу эшне Башкортстан Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы муниципаль берәмлекләр хакимиятләре белән берлектә башкарачак.

Моннан тыш, кризиска каршы штаб утырышында төзелеш комплексы һәм торак базары эшенең тотрыклылыгын тәэмин итү, төбәк икътисадына тискәре санкция йогынтысын исәпкә алып, агросәнәгать комплексы эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас