+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 март 2022, 10:35

Башкортстанда дәүләт-хосусый партнерлык принципларында 39 проект гамәлгә ашырыла

Алар буенча инвестицияләр күләме 42,8 миллиард сум тәшкил итә, шул исәптән шәхси инвестицияләр - 16,9 миллиард сум. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.

Башкортстанда дәүләт-хосусый партнерлык принципларында 39 проект гамәлгә ашырылаБашкортстанда дәүләт-хосусый партнерлык принципларында 39 проект гамәлгә ашырыла
Башкортстанда дәүләт-хосусый партнерлык принципларында 39 проект гамәлгә ашырыла
- Пандемия социаль объектлар төзелешенә бюджет финанславын бүлүгә төзәтмәләр кертте. Ләкин аларга ихтыяҗ беркая да китмәде, һәм без аларны төзүне дәвам итәбез. Монда безгә дәүләт-хосусый партнерлык механизмы ярдәм итә. Ул шәхси инвесторлар акчаларын җәлеп итү исәбенә кирәкле социаль объектларны дәүләт инвестицияләренең минималь катнашлыгында «биредә һәм хәзер» алырга мөмкинлек бирә. Бизнес, шулай ук, финанс-кредит оешмалары белән хезмәттәшлек иткәндә хәвефләрне уртаклаша һәм гарант була ала торган дәүләт ярдәме белән дә кызыксына, - дип уртаклашты Рөстәм Моратов.

Шул шартларда Уфадагы «Затон-Восточный» районында 1225 урынга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк. Узган ел ахырында тиешле концессион килешү имзаланган инде. Тагын дәүләти-хосусый партнерлык шартларында Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә һәм Уфа районында 15 мең урынга исәпләнгән 11 белем бирү объекты төзү өчен гариза әзерләнгән.

Республика федераль программаларга да актив кушылган. Фикер алышу стадиясендә бердәм транспорт челтәре, бердәм тариф менюсы, транспорт белән идарә итү буенча IТ-платформа һәм хәрәкәт составын тулысынча яңарту буенча Уфаның транспорт системасын үстерү концепциясе тора.

Искәртеп узабыз, Башкортстан республика территориясендә яңа троллейбуслар җитештерү буенча машина төзелеше тармагында Русиядә беренче офсет контрактын төзегән иде. Бу - альтернатив дәүләт-хосусый партнерлык проекты, ул төбәк тарафыннан транспорт сатып алуга җавап итеп, республика территориясендә троллейбуслар җитештерүне башлап җибәрүне күздә тота.

Республика дәрәҗәсендә Мишкә, Гафури һәм Кушнаренко районнарында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен 22 миллион сумга пансионатлар булдыру буенча концессияләр тормышка ашырыла. Шулай ук узган елның декабрендә Иглин районында пансионат булдыру буенча шундый ук килешү имзаланган.

Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, дәүләт-хосусый партнерлык өлкәсендә норматив-институциональ мохит торышын бәяләү нәтиҗәләре буенча Башкортстан беренче урында тора. Бу хакимиятнең ачыклыгын һәм инвесторларга ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтә. Юридик нормаларны гадиләштерү өчен республикада дәүләти-хосусый партнерлык стандарты эшләнде. Гариза бирү процессы investrb.ru порталында автоматлаштырылган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас