+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 март 2022, 12:20

Француз инвесторы башкорт балын экспортка җитештерү буенча инвестпроектны туктатты

Француз инвесторы Патрик Хоффман ("Отрада" компанияләр төркеме) үзенең инвестпроектын геосәяси киеренкелеккә бәйле рәвештә туктату турында белдерде. Бүген Ишембай районында алга таба экспорт максатында премиаль сыйфаттагы башкорт балын җитештерү буенча инвестицион проектны тәкъдим итү булырга тиеш иде. Проектны эшләтеп җибәрү өчен май аенда Башкортстанда «Би Хэппи» («Бәхетле умарта») компаниясе теркәлгән һәм юл картасы эшләгән иде.

Француз инвесторы башкорт балын экспортка җитештерү буенча инвестпроектны туктаттыФранцуз инвесторы башкорт балын экспортка җитештерү буенча инвестпроектны туктатты
Француз инвесторы башкорт балын экспортка җитештерү буенча инвестпроектны туктатты

"Агымдагы хәл проектның икътисади аспектларында һәм аны финанслауда кардиналь үзгәрешләргә кертә. Европа берлегеннән импорт җиһазларын киләсе бал сезонына китерү шулай ук мөмкин түгел. Шул ук вакытта мин проекттан тулысынча баш тартырга теләмим һәм, сәүдә-икътисади, инвестицион элемтәләр яңадан тергезелгәч, бер елдан кире кайтырга әзер", - дип билгеләде Патрик Хоффман.

Инвестор сүзләренчә, «Би хэппи» компаниясе 5 мартка билгеләнгән аукционда катнашмаячак.

"Бу урындагы умартачыларга минем проектны мәхрүм иткән рухи тынычлыкны тәэмин итәчәк. Проектны потенциаль рәвештә яңадан эшләтеп җибәргәндә, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек булдыру өчен, урындагы умартачылар белән җентекле әңгәмә үткәреләчәк. Анда булдырган йөзләгән эш урыны куркыныч астына куелмаячагына инану өчен иртәгә мин Липецкка әйләнеп кайтам. Мин Русиядән китмәячәкмен", - дип хәбәр итте Патрик Хоффман.

Француз эшкуары билгеләп үткәнчә, үзенең Русиядә 20 еллык эшләү дәверендә ул әле күптән түгел генә Башкортстанны - моңарчы күрелмәгән матурлык, яхшы кешеләр республикасын һәм бик уңайлы инвестицион климат белән ачкан.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас