+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 март 2022, 13:15

"Хәзер, һичшиксез, икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү мөһим..."

Хөкүмәт йортында Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә видеоконференцэлемтә форматында Башкортстанда инвестицион һәм эшкуарлык климатын яхшырту буенча проект офисы утырышы узды. Чарада республика башкарма хакимият органнары, төбәк үсеш институтлары, финанс-кредит оешмалары, лизинг компанияләре һәм эшлекле берләшмәләр вәкилләре катнашты. Фикер алышуга Башкортстан шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының бизнес-шерифлары да кушылды.

"Хәзер, һичшиксез, икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү мөһим...""Хәзер, һичшиксез, икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү мөһим..."
"Хәзер, һичшиксез, икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү мөһим..."
- Хәзер, һичшиксез, икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү мөһим. Шуңа күрә төп юнәлешләр арасында - максималь кызыклы инвестицион мохит булдыру. Шуңа бәйле рәвештә рейтинг, шулай ук эшлекле климат күрсәткечләрен яхшырту буенча эшнең интенсивлыгы, тулаем алганда, сизелерлек арта. Без инвесторга Башкортстанда бизнес алып бару өчен оптималь шартлар тәкъдим итәргә тиеш, — диде Андрей Назаров.

Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, Русиягә карата санкцияләр катгыйланганда, барыннан да элек, республиканың инвесторда булган ышаныч дәрәҗәсен саклап калу һәм республикада бизнес алып бару мөмкинлеге һәм килешүләрнең үзгәрешсез булуы турындагы яңа сигналлар бирү зарур. Шуңа күрә оператив һәм нәтиҗәле инструментлар арасында - инвесторны 24/7 режимында озата бару һәм инвестицион циклның барлык этапларында аңа максималь ярдәм күрсәтү.

- Хәзер инвестор өчен, шул исәптән санлы технологияләр мөмкинлекләреннән файдаланып, тиз һәм гади "клиентлар юлы" ясарга кирәк. Барлык процедураларны оптимальләштерү бурычын ни дәрәҗәдә тормышка ашыруыбызга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме, тулаем алганда, төбәк икътисадын үстерү бәйле, - дип ассызыклады Рөстәм Моратов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас