+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 март 2022, 03:20

"Нефтекама" үсешә

Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы «220 Вольт» предприятиесен Башкортстанның «Нефтекама» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары реестрына кертте.

"Нефтекама" үсешә"Нефтекама" үсешә
"Нефтекама" үсешә
Компания электр щиты җиһазлары җитештерүне оештырырга планлаштыра.

— Җитештерелә торган продукциягә шәһәрнең төзелеш мәйданнарында ихтыяҗ булачак. Инвестиция проектын гамәлгә ашыру елына 60 комплект трансформатор подстанцияләрен җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләр күләме якынча 17 миллион сум тәшкил итәчәк, - дип хәбәр итте республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Екатерина Кликунова.

10 эш урыны булдырылачак. Проектны тормышка ашыру вакыты - 2022-28 еллар.

«Нефтекама» үсеш территориясендә 18 резидент теркәлгән.

Фото: правительстворб.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас