+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 март 2022, 16:25

Эшкуарлар проблемалары каралды

3 мартта видеоконференцэлемтә режимында «Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил доклады һәм Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең еллык докладына кертү өчен тәкъдимнәр турында фикер алышу» темасына "түгәрәк өстәл" узды.

Эшкуарлар проблемалары каралдыЭшкуарлар проблемалары каралды
Эшкуарлар проблемалары каралды

- Былтыр безнең аппарат тарафыннан бик күп эш башкарылды, -дип билгеләп үтте бизнес-омбудсмен Флүр Әсәдуллин. - Минем адреска 558 мөрәҗәгать керде, аларның 19 проценты пандемия белән бәйле, 18 проценты җир - милек характерындагы, шул исәптән стационар булмаган сәүдә проблемалары, 13 проценты- хокук саклау өлкәсендә, 6 проценты башкарма производство һәм каты коммуналь калдыклар белән бәйле проблемалар.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар вәкилнең 2021 елда бизнесның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру нәтиҗәләре турында докладын тыңлады, эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары проблемалары, бизнес-климатны яхшырту юллары һәм тәкъдимнәр, каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә килешүләр төзү проблемалары турында фикер алыштылар, дәүләт һәм муниципаль органнар тарафыннан законлы эшкуарлык эшчәнлегенә комачаулауның проблемалы мәсьәләләрен карадылар һәм хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр.

Бизнес-омбудсмен Флүр Әсәдуллин хәбәр иткәнчә, 2021 елда тикшерүләр һәм башка чаралар нәтиҗәләре буенча дәүләт хакимияте һәм урындагы үзидарә органнарына 611 мөрәҗәгать, норматив хокукый актларны кабул итү һәм үзгәртү турында 28 тәкъдим, норматив хокукый актларны үзгәртү буенча дәүләт хакимияте һәм үзидарә органнарына 28 тәкъдим, эшкуарлар хокукларын бозу фактлары буенча судка 12 гариза, вазыйфалы кешеләрне дисциплинар, административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту турында 227 үтенеч җибәрелгән, шуларның 82се буенча прокурор реакциясе чаралары күрелгән.

Шулай ук "түгәрәк өстәл" барышында төбәкнең бизнес-оешмалары эшчәнлеге аша эшкуарлыкны үстерү өчен шартларның җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелде. Фото: правительстворб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас