+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 март 2022, 14:05

Сату-алу конференциясе үтте

2 мартта федераль һәм төбәк челтәрләре вәкилләре белән су һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерүчеләрнең сату-алу конференциясе булды. Анда "Башкортстан продукты" проекты дипломантлары, республика кулинарлары, рестораторлары, отельерлары, Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев катнашты.

Сату-алу конференциясе үттеСату-алу конференциясе үтте
Сату-алу конференциясе үтте

- Сәүдә тармагының уңышлы эшчәнлеге - халыкның иминлеге нигезе. Шуңа күрә локаль җитештерүчеләр продукциясен сату өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим бурыч, - дип ачыклык кертте Алексей Гусев.

Сату-алу конференциясе республика җитештерүчеләренең ритейл һәм рестораторлар берлеге белән ачык диалогы өчен мәйданчык булды. Чараның игътибар үзәгендә - төбәктә алкогольсез эчемлекләр, су җитештерү, шулай ук бу товарларны федераль һәм төбәк базарларында алга җибәрү үзенчәлеге. В2В режимында җирле предприятиеләр үз продукциясен потенциаль сатып алучыларга күрсәтә алды, товарларны җитештерү үзенчәлекләре белән таныштырдылар һәм китерү механизмнарын карадылар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас