“Коронавирус пандемиясе, башка өлкәләрдәге кебек, район кулланучылар җәмгыяте эшчәнлегенә дә үз төзәтмәләрен кертте. Җитештерү, сәүдә, җәмәгать туклануы өлкәсендә санитар-эпидемиологик хәвефсезлекне тәэмин итү белән бәйле шактый чыгымнар да булды. Шуңа карамастан, район кулланучылар җәмгыяте предприятиеләре узган елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады”.
Кырмыскалы районы кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе Рәвис Хаҗиев, узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясау, быелгысына бурычлар билгеләүгә багышланган җыелышны әнә шундый сүзләр белән башлады. Район кулланучылар җәмгыятенең байтак күрсәткечләр буенча Башкортстанда иң яхшылар исәбендә булуын район башлыгы Әлфир Сабиров, “Башпотребсоюз” җитәкчесе Венер Ильясов та билгеләп үттеләр. Җыелышта катнашкан авыл биләмәләре башлыклары, пайчылар да җәмгыятьнең эшчәнлегеннән канәгать булуын ассызыклады.
Сәүдә күләме арта
Зур көндәшлек шартларында күп кенә районнарда райполар ябылса да, Кырмыскалы районы кулланучылар җәмгыяте аягында нык басып тора, ә сәүдә күләме биредә елдан-ел арта бара. Рәвис Хаҗиевның чыгышыннан күренүенчә, 2021 елда 347,6 миллион сумлык товар сатканнар, ә бу исә, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 5,7 процентка күбрәк.
Сәүдә белән 8 предприятие шөгыльләнә. Узган елда сату күләмен арттыруга О. Васильев җитәкчелегендәге “Ефремкино” һәм Р. Шамбазова җитәкчелегендәге “Радуга” җитештерү кооперативлары зур өлеш керткән. Сәүдә 39 кибеттә алып барыла, шуларның 28е – үз-үзеңне хезмәтләндерү юнәлешендә эшли. Моннан тыш, “Байрам” кибетләрендә дә үз нокталары бар. Җәмгыять җитәкчесе сату күләмен арттырган һәм начаррак эшләгән кибетләрне дә атады. Әлбәттә, соңгыларын тиешле дәрәҗәгә чыгару өчен, тәү чиратта, кибетләрне эстетик яктан бизәү таләп ителә. Ә төпкел авылларда Интернет белән проблемалар булганлыктан, онлайн-кассалар начар эшли. Болар да тискәре йогынты ясамый калмый. Киләчәктә барлык эре кибетләрне автоматлаштыру нияте бар, ләкин моның өчен бик күп акча таләп ителә. Шулай да, бу эш акрын гына тормышка ашырыла. Әле күптән түгел генә онлайн-кассалар алып, аларның тәэмин итү программаларын алмаштырганнар.
Авыл халкын көн дә кирәк товарлар белән тәэмин итү максатында район кулланучылар җәмгыяте кибет булмаган авыллар буйлап сәүдә итү эшен активлаштырырга, моның өчен “Автолавка”лар алырга кирәклеген дә ассызыклады җитәкче. Әлеге вакытта бу эш Ефремкино кулланучылар кооперативында уңышлы оештырылган. Җитәкче водитель-сатучы Арсентий Федоровның зур энтузиазм белән эшләвен, алдан заказлар алып сәүдә итүен, узган елда аның товар әйләнеше 5,1 миллион сумга җитүен ассызыклады.
– Районда эре кибетләр челтәре урнашуга карамастан, район куланучылар җәмгыяте предприятиеләренең дә товар әйләнешен арттыру, “Башпотребсоюз” тарафыннан куелган планны арттырып үтәү өчен мөмкинлекләр җитәрлек, – диде Рәвис Хаҗиев, сәүдә өлкәсендәге эшчәнлеккә йомгак ясап.
Җәмәгать туклануы – иң яхшылар исәбендә
Район кулланучылар җәмгыятенең җәмәгать туклануы базасы — “Башпотребсоюз” системасында иң яхшыларның берсе. Ул ике заманча кафены, кондитер цехын, кафетерийны, “Агыйдел” юл буе кафесын, кулинария кибетен берләштерә. Гомумтуклану әйләнеше күләме дә, узган ел белән чагыштырганда 7 процентка артып, 45 миллион сумнан артык тәшкил иткән. 13,8 тонна кондитер эшләнмәләре, 10,9 тонна икмәк, 59,6 тонна ярымфабрикатлар җитештерелгән. Әлбәттә, товар әйләнеше күләмен арттыруга шәхси хуҗалыклары булган үзләренең хезмәткәрләре, фермер хуҗалыклары белән берлектә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары (СПоК) оештыру да яхшы йогынты ясаган.
Кырмыскалы икмәге – район бренды
“Кырмыскалы икмәк комбинаты” – Башпотребсоюз системасында иң эре предприятиеләренең берсе. Ә инде Кырмыскалы икмәген белмәгән, тәмләп карамаган кеше юктыр. Хәзер инде ул икмәк заводының яңа бинасында җитештерелә, технологиясе шул ук. Тәүлек әйләнәсенә биредә 12 тоннага якын икмәк һәм 500 килограмм кондитер изделиеләре җитештерелә. Көн саен продукция, район кибетләреннән тыш, Уфа, Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләре, Чишмә, Архангель, Гафури районнары сәүдә нокталарына озатыла. 2021 елда “Кырмыскалы икмәк комбинаты” “Русиянең иң яхшы 100 товары” һәм “Башкортстанның иң яхшы 100 товары” конкурсларында иң яхшысы булуын янә раслады. Мәскәү шәһәрендә узган “Инновацияләр һәм технологияләр” халыкара сыйфат смотрыннан да Кубок белән кайттылар.
Балан да җыячаклар
Хәзерләүләр эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен дә уңай шартлар булдырылган. Тиешле матди-техник база, шул исәптән тире, йон һәм икенчел чимал саклау келәтләре, пресслау станоклары, төягечләре бар. Шулай ук макулатура һәм полиэтилен кабул итәләр.
Узган елның тагын бер үзенчәлеге – беренче тапкыр диярлек 5 тонна күләмендә кызыл миләш җыеп алганнар. Бу эшкә, башлыча, үзләренең хезмәткәрләре җәлеп ителсә, авыл халкы да актив кушылган. Әйткәндәй, Кушнаренко районында “Столыпин” җәмгыяте һәм “Башпотребсоюз” тарафыннан табигый җиләк-җимеш культураларын җыю һәм эшкәртү урынын ачу да бу юнәлештә эшчәнлекне тергезергә һәм активлаштырырга булышлык итәчәк.
Киләчәктә авыл халкыннан кишер, бәрәңге, суган җыюны оештырырга кирәклеген дә ассызыклады җыелучылар. Чөнки бүген авыллардагы шәхси хуҗалыкларда бакчалар яртылаш чәчелми. Әлбәттә, әгәр үзләреннән артып калган уңышны тапшырырга урын булса, халык җирне буш тотмас иде. Димәк, бу эшне оештырып җибәргәндә, бар яклап та отышлы булачак.
Кадрлар – кадердә!
Әлбәттә, теләсә кайсы предприятиенең уңыш нигезен кадрлар билгели. Әлеге көндә системада 190 кеше хезмәт сала. Аларның күбесе зур тәҗрибәгә ия. Даими рәвештә җитәкчеләрнең квалификациясен күтәрү буенча Башкорт кооперация институты тарафыннан махсус курслар оештырыла. Кадрлар эшен заман таләпләренә ярашлы алып бару өчен онлайн-семинарлар да оештырылып тора. Әлбәттә, хезмәткәрләргә мондый мөнәсәбәт нәтиҗәсез калмый: елның-елында биредә хезмәт салучылар төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре белән билгеләнә. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров указы белән “Икмәк комбинаты” директоры Альфира Богданова күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Салават Юлаев орденына лаек булды. Әлбәттә, боларның барысы да коллективның дөрес юлдан баруын күрсәтә.
Заман белән бергә атларга!
Район башлыгы Әлфир Сабиров билгеләвенчә, кулланучылар җәмгыяте район тормышында да актив катнаша, район һәм республика дәрәҗәсендә оештырылган спорт, мәдәни, дини бәйрәмнәрнең даими иганәчесе булып тора.
Үзләренең хезмәткәрләре һәм ветераннарына гына социаль ярдәм күрсәтми, авыр хәлдә калган һәрбер гаилә аларның ярдәменә исәп тота ала. Әлеге пандемия чоры моны аеруча ачык күрсәтте.
Рәвис Хаҗиев 2022 елга планнар зурдан булуын билгеләде. Ул товар әйләнеше күләмен 376 миллион сумга кадәр җиткереп, планны 8,9 процентка арттыру, яңа техника, шул исәптән икмәк ташу һәм автолавка машиналары сатып алу, Прибельский авылындагы икмәк комбинаты, автогараж биналарын, универмаг түбәсен капиталь ремонтлау, районны тулысынча күчмә сәүдә белән тәэмин итү бурычын куйды. Һәм район хакимияте башлыгы Әлфир Сабировка, “Башпотребсоюз” җитәкчесе Венер Ильясовка кулланучылар җәмгыятен бервакытта да игътибардан калдырмаулары, байтак проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт җиткерде. Үз чиратында, алар да өч меңнән артык пайчыны берләштергән республикадагы иң эре һәм алдынгы җәмгыятьләрнең берсенә киләчәктә дә уңышлар теләп, җитәкченең фикер-тәкъдимнәрен хупладылар һәм аларны тормышка ашыруда ярдәм итәчәкләрен әйттеләр.
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Чараның тагын бер дулкынландыргыч мизгеле – бүләкләү тантанасы. Район куланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Ильяс Ибраһимов күпьеллык намуслы хезмәте, кулланучылар кооперациясе үсешенә керткән өлеше өчен “Башпотребсоюз”ның Мактау грамотасына лаек булды. Бер төркем хезмәт алдынгылары һәм актив пайчылар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар арасында Сахай авылыннан Альбина Зәйнуллина да бар. Бу көнне алган бүләк аның өчен аеруча кадерле. Юк, беренчесе булганга гына түгел. Кайчандыр Альбина — Рәвис Хаҗиев җитәкчелек иткән мәктәптә, ә бүген шул ук җитәкченең кулы астында эшли. Рәвис Әбүзәр улы кебек абруйлы, гадел, кешелекле җитәкче белән эшләү зур бәхет, диде ул, сатучы һөнәренә балачактан гашыйк булуын билгеләп.
Альбина Флюр кызы да, бу системада эшләүче башка хезмәткәрләр дә яратып башкарган һөнәрләренә киләчәктә дә тугры калып, үзләренең тырыш хезмәте белән район кулланучылар җәмгыятенең данын тагын да күтәрер, дип ышанасы килә.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.