

- Благовещенда логистик үзәк булдыру локаль сатучылар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм аларга безнең республикада маркетплейсның логистик инфраструктурасыннан файдалану мөмкинлеген бирәчәк. Әлеге инвестицион проектны гамәлгә ашыру тармакта көндәшлек мохитен үстерүгә генә ярдәм итмәячәк, 1404 яңа эш урыны булдыруны тәэмин итәчәк. Инвестор 2 миллиард сумга якын акча кертергә уйлый, - дип хәбәр итте республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Комплекста товарларны кабул итү, саклау, комплектлау, төрү һәм төяп җибәрү, шулай ук кире кайтаруылган товарларны эшкәртү хезмәтләре оештырылачак. Әлеге инвестиция проекты Башкортстанда сәүдә өлкәсен үстерүгә этәргеч бирәчәк. Аны гамәлгә ашыру сроклары - 2022-28 еллар.
Фото: pravitelstvorb.ru