

Русия Банкының төп максаБүген төп бурыч — чит илләр санкцияләренең тискәре йогынтысын киметү һәм финанс системасының тотрыклылыгын тәэмин итү.ты — билгеле булуынча, акчаның (сумның) һәм бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү, илнең икътисади үсеше өчен шартлар тудыру. Хәзерге вакытта телләрдә еш кабатлана торган төп ставканы да Русия Банкы билгели. Коммерция банклары шушы ставкага нигезләнеп эшли. Алар кредитларны әлеге ставкадан да түбәнрәк процент белән бирә алмый. Русия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, төп ставканы 9,5 проценттан 20гә кадәр арттыру турындагы карарына аңлатма биреп, болай диде: “Русия икътисады өчен шартлар тамырдан үзгәрде. Чит ил санкцияләре Русия акчасының алмашу курсының шактый үзгәрүенә китерде, алтын валюта резервларын куллану мөмкинлеген чикләде”. Эльвира Нәбиуллина сүзләренчә, бу хәл Русия Банкыннан финанс тотрыклылыгын тәэмин итү инструментларының киң спектрын куллануны таләп итте. “Алмашу курсы динамикасы — өстәмә инфляция факторы ул. Депозитларның җәлеп итүчәнлеген һәм гражданнарның саклауга салынган средстволарының бәясен саклау өчен гражданнарга инфляция хәвефен компенсацияләүче процент ставкаларын тиешле дәрәҗәгә кадәр арттырырга кирәк”, — дип аңлатты Эльвира Нәбиуллина. Гади телгә күчергәндә, төп ставка арту ул – кредитлар кыйммәтләнү генә түгел, шулай ук саклыкка салынган акчаларның да процент ставкалары арту дигән сүз.
Инфляция, дигәннән. Алмашу курсы үзгәрү, әлбәттә, бәяләр үсүгә китерәчәк. Бу уңайдан Дәүләт думасы депутатлары һәм сенаторлар сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында законга төзәтмәләр кертергә һәм социаль әһәмияткә ия булган кайбер товарларга бәянең үсүен 10 проценттан да арттырмаска тәкъдим итте.
Башкортстанның сәүдә челтәрләре социаль әһәмиятле товарларның аерым төркемнәренә бәяләрне тотрыклыландыру буенча чаралар күрү турында меморандумга кул куйды. Башкортстан сәүдә ассоциациясе составына керүче ритейлерлар — “Бәйрәм”, “Полушка”, “Ярминкә”, “Дворик”, “Лукошко”, “АиФ”, “Альдо” һәм “Малинка” кайбер социаль әһәмиятле продуктларга ваклап сату сәүдә бәясен 15 проценттан да артмаган күләмдә билгеләргә бурычлы.
Эльвира Нәбиуллина билгеләп үтүенчә, Үзәк Банкның акча-кредит сәясәте буенча киләчәк карарлар вәзгыятьнең үзгәрүеннән, беренче чиратта, чит илләр белән бәйле шартларны бәяләүдән, чыгып кабул ителәчәк. “Акча-кредит сәясәте финанс һәм бәяләр тотрыклылыгын саклап калуга юнәлтеләчәк”, — диде Русия Банкы рәисе.
Әйткәндәй, “ВТБ” банкы депозитлар ставкасын 18 процентка кадәр күтәрү турында белдерде. Процент ставкаларын шулай ук “Альфа-банк”, “Россельхозбанк”, “Промсвязьбанк”, “Райффайзенбанк”, “Росбанк”, “Открытие”, “Зенит” һәм “Санкт-Петербург” банклары, “Абсолют Банк”, “Почта-банк” һәм “МТС-банк” күтәрде, дип хәбәр итә РБК.
Чит илләр санкцияләре гамәлгә керү мәсьәләсе Башкортстан Хөкүмәте утырышында да каралды.
– Бүген федераль Хөкүмәт һәм безнең алда торган төп бурыч — икътисадка чит илләр санкцияләренең тискәре йогынтысын киметү һәм финанс системасының тотрыклылыгын тәэмин итү. Беренче чиратта, бу федераль проектларны һәм программаларны, һичшиксез, үтәү һәм элек билгеләнгән максатларга ирешү өчен кирәк. Һәм ул максатларга ирешергә бернәрсә дә комачауларга тиеш түгел, — дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Шулай ук Хөкүмәт утырышында, яңа санкцияләргә бәйле рәвештә, икътисадны үстерү стратегиясе планнарына төзәтмәләр кертү турында фикер алыштылар.
– Безгә республикага тышкы басымның йогынтысын оператив бәяләргә, икътисадның һәм кайсы тармак предприятиеләренең хәвефле зонада булуын төгәл аңларга кирәк. Һәм, әлбәттә, икътисадның өзеклегенә юл куймыйча, социаль тотрыклылыкны саклап калу өчен нинди кичектергесез чаралар күрергә кирәклекне билгеләү зарур. Көнбатыш илләренең катгый санкция сәясәте шартларында без максималь рәвештә мобилизацияләнергә тиеш. Безнең төп бурыч – чит илләр чикләүләренең икътисадка һәм социаль өлкәгә тискәре йогынтысын мөмкин кадәр киметү, — диде Андрей Назаров.
Икътисади санкцияләр шартларында, Андрей Назаров билгеләвенчә, беренче чиратта, социаль өлкәгә игътибар биреләчәк. Шул ук вакытта, икътисад тармакларына ярдәм итү дә көн кадагында булачак.
Бу, беренче чиратта, тышкы икътисади эшчәнлеккә кагыла. Евросоюз һәм АКШ тарафыннан кертелгән санкцияләр фонында Башкортстан экспортерлары игътибарны Кытай һәм якын чит илләр (БДБ) базарларына юнәлтәчәк. Бу хакта республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте. Аның сүзләренчә, соңгы өч елда Башкортстанның ЕС илләренә экспорты ел саен 20 процентка кими барды. “Республиканың гомум экспортының 26-27 проценты Европа илләренә туры килә иде.
Хәзер Кытай, БДБ илләренә өстенлек бирәбез, алар — безнең төп партнерларыбыз унлыгына кергән илләр. Шул ук вакытта бу илләргә продукция сатучы барлык Русия экспортерлары арасында көндәшлек артачагын да истән чыгармаска кирәк”, — дип билгеләп үтте министр.
Үткән елда Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2020 елга карата 13,1 процентка арткан һәм 4,6 миллиард долларга җиткән. Былтыр республиканың беренче ун контрагент илләре исемлегенә Кытай, Казахстан, Беларусь, Төркия, Нидерланд, Корея Республикасы, Финляндия, Германия, Кушма Штатлар, Иран кергән.
Әйтергә кирәк, чикләүләр малтабарлар эшчәнлегендә дә чагылыш тапмый калмый. Күптән түгел Башкортстанның Малтабарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов ведомствоның кече һәм урта бизнес өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук малтабарларга ярдәм итү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үтүенчә, узган елда Башкортстанда малтабарлык субъектлары, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 3,9 процентка арткан һәм 127 мең тәшкил иткән. Малтабарлар саны буенча республика Идел буе федераль округында 3нче һәм Русиядә 11нче урында, социаль өлкәдә эшләүче малтабарлар саны буенча без илдә 2нче урында торабыз. Узган елда үзмәшгульләр саны 2,5 тапкыр – 72,6 меңгә кадәр артты. Мәшгуль халыкның дүрттән бер өлеше кече һәм урта бизнес өлкәсендә эшли.
Былтыр Башкортстан Республикасының тупланган бюджетына кече һәм урта малтабарлык субъектлары керткән салым күләме 12,3 миллиард сум тәшкил итте, бу 2020 елдагыдан 25,3 процентка югарырак. Һөнәри керем салымы 168 миллион сум тупланган. Бу сан 2020 елдагыдан 10 тапкыр күбрәк. Киләчәктә дә шушы дәрәҗәне саклау өчен малтабарлык тармагына ярдәм итү буенча чаралар планы эшләнә. Алар турында федераль Хөкүмәт шушы араларда карар кабул итәргә тиеш.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.