+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 март 2022, 11:55

Нефтекамада минераль ашлама сиптерү җайланмалары җитештереләчәк

Русия Икътисади үсеш министрлыгы "Монотрон” җәмгыятен Башкортстан Республикасында алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары реестрына кертте. Компания минераль ашламалар сиптерү җайланмаларын җитештерүне оештырырга планлаштыра.

Нефтекамада минераль ашлама сиптерү җайланмалары җитештереләчәкНефтекамада минераль ашлама сиптерү җайланмалары җитештереләчәк
Нефтекамада минераль ашлама сиптерү җайланмалары җитештереләчәк

- Җитештерелә торган җайланмага җирләрне химик мелиорацияләүне уздыруга ихтыяҗы булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан ихтыяҗ булачак. Инвестиция проектының бәясе якынча 6 миллион сум тәшкил итәчәк, 51 яңа эш урыны булдырылачак, - дип хәбәр итте республика Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

"Монотрон" җәмгыяте җитештерә торган модельле җайланма 6дан 12 кубометрга кадәр сыйдырышлы бункерлы машиналардан торачак. Республикада да, илнең бөтен территориясендә дә товарны сату планлаштырыла.

Проектны гамәлгә ашыруның гомум срогы - 2022-28 еллар.

«Нефтекама» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә бүгенге көнгә 19 резидент теркәлгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас