- Хәзерге вакытта республика Хөкүмәте тарафыннан илгә санкция басымын катгыйландыру шартларында бизнес өчен дәүләт ярдәменең яңа чаралары эшләнә. Шуңа бәйле рәвештә безгә эшкуарларга яңа чаралар буенча мәгълүмат бирү буенча нәтиҗәле системаны җайга салу мөһим. Мәгълүмат аңлаешлы булырга һәм бүгенге сорауларга җавап бирергә тиеш. Бу эшне без үзәк офислары базасында оештырырга булдык, - диде Андрей Назаров.
Премьер-министр, эшкуарларга күпфункцияле үзәк офисларында мәгълүмат бирү процессын оештыру эшенә ике яклы хезмәттәшлекне нәтиҗәле итү өчен, республиканың бизнес-берләшмәләре, шулай ук бу юнәлеш өчен җаваплы хакимият органнары кушылачак, дип өстәде. Яңа хезмәт республиканың барлык күпфункцияле үзәкләрендә офлайн һәм онлайн форматта барлыкка киләчәк.
- Без моны эшкуарлар үзләрен уңайлы хис итсен һәм якындагы үзәккә аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итә алсын өчен эшлибез. Атна дәвамында барлык оештыру һәм техник мәсьәләләрне хәл итәчәкбез, шуннан соң яңа хезмәтне эшкә кушачакбыз, - дип йомгак ясады Андрей Назаров.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте