+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 Марта 2022, 16:17

Кризиска каршы штабның чираттагы утырышы узды

11 мартта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Кризиска каршы штабның чираттагы утырышын уздырды, анда авыл хуҗалыгында һәм төзелеш өлкәсендә дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар.

Кризиска каршы штабының чираттагы утырышы уздыКризиска каршы штабының чираттагы утырышы узды
Кризиска каршы штабының чираттагы утырышы узды
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республиканың агросәнәгать комплексы төбәкнең дә, тулаем илнең дә азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә.

- Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә, катлаулы һава шартлары аркасында, без Русиядә 2,5 процентлы өлеш белән 12нче урынны алдык. Башкортстан һәрвакыт авыл хуҗалыгында алдынгы булды һәм бу позицияләрне югалтырга ярамый, – диде Премьер-министр.

Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бүгенге иң көнүзәк бурычларның түбәндәгеләренә басым ясады: беренчесе – ритэйлларның сәүдә полосаларын азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү; икенчесе - азык-төлек сәнәгатен чимал белән тәэмин итү; өченчесе - язгы кыр эшләрен планлаштырылган күләмдә уздыру.

Кытлыкны киметү һәм бәяләрне тоткарлау өчен реcпубликада шикәрне республикадан читкә чыгаруны вакытлыча туктатып тору турында карар кабул ителде. Мондый чара 31 августка кадәр гамәлдә булачак.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, азык-төлек иминлеген тәэмин итүнең нигезе - республика аграрийлары тарафыннан язгы кыр эшләрен уңышлы башкару.

– Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ташламалы кредитлау күләмнәрен арттыру өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бирелә торган яңа кыска вакытлы ташламалы кредитлар буенча төп ставканың 100 процентын субсидияләү турында карар кабул ителде. Башкортстанга язгы кыр эшләренә 750 миллион сум күләмендә лимит бүлеп бирелгән, - дип хәбәр итте Илшат Фазрахманов.

Республиканың төзелеш өлкәсендәге ситуациядә Андрей Назаров инде формалаштырылган базаны куллану һәм төзелеш комплексының тулы көченә эшләвен тәэмин итү кирәклеген ассызыклады.

– Бу федераль хакимиятнең позициясе дә һәм, һичшиксез, безнең дә – төзелеш тукталырга тиеш түгел, барлык башланган объектлар да тәмамланырга тиеш, – диде Премьер-министр.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас