+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 март 2022, 13:09

Башкортстан экспортерлары Кытай базарын яуларга тели

Башкортстан продукты» проекты дипломантлары «Кытайга экспорт үзәнчәлекләре» темасына республика Экспортерлар клубының өченче утырышында катнашты. Чара Уфаның «Торатау» Конгресс-холлы мәйданчыгында узды һәм Башкортстан Экспортка ярдәм итү үзәге һәм Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Башкортстан экспортерлары Кытай базарын яуларга телиБашкортстан экспортерлары Кытай базарын яуларга тели
Башкортстан экспортерлары Кытай базарын яуларга тели

- Төбәк продукциясен сату базарын киңәйтү локаль җитештерүчене үстерү өчен мөһим. Экспорт белән тәэмин итү механизмнарын белү тышкы сәүдә мәйданчыкларында үз товарларын сату эшчәнлеген нәтиҗәле оештырырга, чит ил партнерлары белән ныклы эшлекле элемтәләр урнаштырырга һәм сыйфатлы республика продукциясен кулланучылар даирәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Башкортстан сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Бакшортстан экспортерлары клубының өченче утырышында казылыклар һәм ит деликатеслары, бал һәм умартачылык продукциясе, икмәк һәм кондитер әйберләре, рапс мае җитештерү белән шөгыльләнүче 12 предприятие-дипломант катнашты. Чара темасының әһәмиятлелеге республика оешмаларының Кытайга экспортны үстерү, булган бизнес-элемтәләрне ныгыту һәм Кытай Халык Республикасына озату күләмен арттыру теләге белән бәйле.

Утырыш барышында проект дипломантлары Кытай ягы белән экспорт эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат алды, һөнәри тәҗрибә уртаклашты һәм үз продукциясен чит илләрдә сату буенча ярдәм алды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас