+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 март 2022, 09:56

Инвестиция өлкәсендә хәлләр ничек?

Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республиканың инвестицион үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, авырлыкларга карамастан, узган ел күрсәткечләре динамикасы уңай булган.

Инвестиция өлкәсендә хәлләр ничек?Инвестиция өлкәсендә хәлләр ничек?
Инвестиция өлкәсендә хәлләр ничек?
- Катлаулы тышкы конъюнктурага һәм икътисади шартларга карамастан, узган елны без инвестицион үсешнең лаеклы нәтиҗәләре белән тәмамладык. Уңай динамиканы 105,1 процентка, инвестицияләр үсешен 419,3 миллиард сумга кадәр саклап калдык, - дип сөйләде министр.

Башкортстан Русия төбәкләре арасында үзләштерелгән инвестицияләр күләме буенча 11нче урынга күтәрелде. Шулай ук республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында икенче урынны тота.

- Әгәр өч еллык динамиканы карасак, күрсәтелгән чорда республикада инвестицияләр 31,3 процентка арткан, ә тулаем ил буенча бу бары тик 9,4 процентка гына. Республика икътисады үсешенә инвестицияләр өч ел эчендә 150 миллиард сумнан артык тәшкил итте. Мондый үсеш республика икътисадында соңгы тапкыр 2005-08 елларда булган, - дип аңлатты Рөстәм Моратов.

Республикада инвестицион үсешне тәэмин итү өчен «Инвестицияләр җәлеп итү үзәге» төбәк проект штабы эшли. Шулай итеп, потенциаль инвесторларга 1141 тәкъдим җибәрелгән, 100дән артык сөйләшүләр, хезмәттәшлек итүнең мөмкин булган вариантларын билгеләү мәсьәләләре буенча 37 киңәшмә үткәрелгән. Республикада гамәлгә ашырыла торган инвестпроектлар саны бер ел эчендә 400гә арткан. Үсеш 110 миллион сум, яки 9 процент тәшкил иткән.

Башкортстанның инвестиция портфелендә 1,336 триллион сумлык 1790 проект бар, алар 60 меңгә якын эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас