+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 март 2022, 13:00

"Ростех" белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез

15 мартта Мәскәүдә «Берләшкән двигательләр төзү корпорациясе» мәйданында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм "Ростех" авиация комплексының индустриаль директоры Анатолий Сердюков республика һәм дәүләт корпорациясе арасында Хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын үткәрделәр.

Комиссия эшен ачып, республика Башлыгы Радий Хәбиров "Ростех" җитәкчелегенә Башкортстан белән тыгыз элемтәдә торулары һәм дәүләт корпорациясенә кергән төбәк предприятиеләренең планлы үсеше өчен рәхмәт белдерде.

- Бу безнең ведомствоара комиссиянең сигезенче утырышы инде. Ул яңа шартларда уза, безнең илгә каршы бөтен юнәлешләр буенча диярлек чын икътисади сугыш алып барыла. Республика икътисадының стресска каршы торучанлыгы шактый югары. Узган елда республикада сәнәгать җитештерүе күләме 7,5 процентка арткан. Күптән түгел инвестицияләр җәлеп итү буенча күрсәткечләр килде. Үсеш сизелерлек – 5,6 процент. Бу - 419 миллиард сум. Бу күрсәткеч буенча өч ел эчендә безнең республика Русиядә 14нче урыннан 11нче урынга күтәрелде, - диде Радий Хәбиров. - Без санкцияләр шартларында кыенлыклар булачагын аңлыйбыз, әмма соңгы сигез елда без импортны алыштыру өчен күп эш башкардык һәм теләсә нинди катлаулы сценарийларга әзер.

Бу эшнең уңай мисалларының берсе буларак, төбәк җитәкчесе «Газпром» компрессор станцияләрендә уңышлы эшләп килүче «ОДК-УМПО» производствосының "АЛ-31СТ" двигателен китерде.

- Без икътисадыбызның тотрыклы эшләве өчен барлык кирәкле чараларны да күрәбез. Кризиска каршы штаб булдырылды. Республика сәнәгатен үстерү фондын капитализацияләргә дигән карар кабул ителде. "Ростех" предприятиеләре система барлыкка китерүче предприятиеләр исемлегенә кертелгән, һәм без аларның финанс-икътисади хәлен даими күзәтәбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы ведомствоара комиссия утырышларында кабул ителгән барлык карарларның да контрольдә булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, 2021 елда төбәк урман янгыннарына каршы көрәш һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә куллануга тәгаенләгән "Ка-32А11ВС" вертолетын сатып алды. Якын арада аны республика милкенә тапшырачаклар.

"Ростех" дәүләт корпорациясе авиация комплексының индустриаль директоры Анатолий Сердюков Башкортстан белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

- Ведомствоара комиссия бик нәтиҗәле һәм көйле эшли. Бу безнең сәнәгать предприятиеләре үсешен тизләтергә ярдәм итә, – дип ассызыклады Анатолий Сердюков.

"Ростех" белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез
"Ростех" белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас