+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 март 2022, 11:25

Сөт кухнялары продукциясе танылу яулый

2021 елда Башкортстанның «Сөт кухнясы» коммерция эшчәнлегеннән кергән табыш 79 миллион сум тәшкил иткән, дип хәбәр итте сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә.

"Дәүләт заданиесе кысаларындагы эшчәнлектән тыш, учреждение бюджеттан тыш эшчәнлекне актив үстерә.

„Сөт кухнялары“ продукциясе „Бәйрәм“, „Ярминкә“, "АШАН", „Апельсин“, „Лента“ һ.б. федераль һәм республика сәүдә челтәрләрендә таныла һәм тәкъдим ителә, „Магнит“ белән сөйләшүләр бара. Шулай ук җәмәгать туклануы предприятиеләре һәм шәхси медицина оешмалары белән эш алып барыла, интернет-кибет эшли.

Моннан тыш, „Сөт кухнясы“ продукциясен Башкортстанның 24 муниципаль берәмлегендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары ала", - дип билгеләп үтте Алексей Гусев. "Сөт кухнясы" продукциясеннән тыш, фирма пунктларында урындагы җитештерүчеләрнең 50ләп товары тәкъдим ителгән, мәсәлән, үлән җыелмалары, җиләк-җимеш чипсысы, батончиклар, туңдырма һ. б.

Исегезгә төшерәбез, учреждение составына бүген Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский, Сибай, Белорет һәм Югары Кыйгыда җиде производство керә.

 

Фото: башинформ

Сөт кухнялары продукциясе танылу яулый
Сөт кухнялары продукциясе танылу яулый
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас