

Катнашучылар төзелеш тармагында эшләрнең агымдагы торышы, торак төзелеше базарының үсеш перспективалары һәм төбәк шәһәрләрендә һәм авылларында социаль объектлар төзү буенча дәүләт биремнәрен үтәү турында фикер алышты.
– Безнең ил үз тарихының моңарчы күрелмәгән катлаулы чорына керә. Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин ил төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм күрсәтү чаралары турында карар кабул итте һәм төбәк башлыкларының өстәмә вәкаләтләре турында указга кул куйды, икътисади үсешне тәэмин итү буенча оператив штаблар булдырырга һәм шәхсән бу эшне җитәкләргә кушты, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Без ихтимал булган кыенлыкларны аңлыйбыз. Безнең идарә командасының, шул исәптән төзелеш комплексы белән бергә, ничек эшләве республикабыз икътисадының эзлекле үсеше бәйле.
Башкортстан Башлыгы республиканың төзелеш комплексы алдында торган дүрт мөһим бурычны билгеләде.
- Беренче һәм иң мөһиме — торак төзелеше дәвам итәргә тиеш. Сез безнең халык өчен йортлар саласыз. Төзелешкә кертелгән һәр сум бөтен икътисад өчен мультипликатив эффект бирә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Икенче бурыч - без алданган өлешчеләрнең барлыкка килүенә юл куймаска һәм төзүчеләр өчен бу теманы мөмкин кадәр тизрәк ябарга тиеш.
Шулай ук без социаль объектлар – мәктәпләр, дәваханәләр, балалар бакчалары төзү буенча планнарыбызны үтәргә тиеш. Үз ягыбыздан без проект-тикшеренү һәм төзелеш-монтаж эшләренә рөхсәтләрне килештерү срокларын кыскарту буенча проблемаларны хәл итәргә әзер.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәк Төзүчеләр ассоциациясе утырышында Башкортстанның кризиска каршы штабының төзелеш базарындагы кайбер яңалыклар әзерләвен хәбәр итте.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/151145.html Радий Хабиров: «Каждый вложенный в стройку рубль даёт мультипликативный эффект для всей экономики» (glavarb.ru)