- Бүген катлаулы икътисади вәзгыять шартларында безгә теләсә нинди ысул белән бизнес-берләшмәгә ярдәм итү мөһим. Нәкъ менә шуның өчен без инвестицион порталны тагын да файдалы һәм мәгълүматлырак итәбез. Бу очракта чараларның көн тәртибе кризиска каршы карарларга максималь рәвештә юнәлтеләчәк, – дип хәбәр итте Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов.
Министр урынбасары, шулай ук, чараны сайлаганда онлайн-теркәлү мөмкинлегенә игътибар итәргә тәкъдим итте.
Март аенда портал җиде чараны анонслады. Күптән түгел булган темалар арасында: "Яңа чынбарлыкта онлайн-экспорт (география, логистика, түләүләр)", "Социаль челтәрләрдәге мәйданчыкларны ябу белән бәйле рәвештә кече бизнеска ничек алга барырга" һәм башкалар.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте