

- “Бизнес коррупциягә каршы” иҗтимагый процедуралар үзәге вәкаләтле вәкилгә законсыз җинаять һәм административ басым, коррупция, рейдерлык белән бәйле мөрәҗәгатьләрне тикшерергә, аларны халыкка чыгарырга һәм аларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә ярдәм итә, - диде Флүр Әсәдуллин. - Үзәк, гражданнар җәмгыяте институты буларак, бизнеска карата хокук бозуларга системалы каршы тору буенча тәкъдимнәр эшли, бу, һичшиксез, эшкуарлык эшчәнлеге белән бәйле конфликтлы хәлләрне гадел һәм объектив карарга ярдәм итә.
Үзәкнең башкарма директоры Вадим Үтәшев билгеләп үткәнчә, 2022 елда республиканың шәһәр һәм районнарында берничә күчмә утырыш оештыру планлаштырыла.
Фото: рravitelstvorb.ru